Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш гимназистлары – республикада иң яхшылар

Лаешның 1 нче гимназиясе алтынчы сыйныф укучылары "Звезда" республика конкурсында җиңү казанды. "Родник" командасына Максим Асташин, Илфат Гыйрфанов, Дарья Максимова, Ринат Сәйфиев, Нина Опарина керә. -Конкурс республика олимпиада үзәгендә узды, - дип тәэсирләре белән уртаклаша "Родник" җитәкчесе Валентина Варина. - Беренче-алтынчы сыйныф укучыларыннан торган 134 команда ярышты. Аларга дүрт этап...

Лаешның 1 нче гимназиясе алтынчы сыйныф укучылары "Звезда" республика конкурсында җиңү казанды.

"Родник" командасына Максим Асташин, Илфат Гыйрфанов, Дарья Максимова, Ринат Сәйфиев, Нина Опарина керә.

-Конкурс республика олимпиада үзәгендә узды, - дип тәэсирләре белән уртаклаша "Родник" җитәкчесе Валентина Варина. - Беренче-алтынчы сыйныф укучыларыннан торган 134 команда ярышты. Аларга дүрт этап үтәргә кирәк иде. Визиткалар күрсәтү, тизәйткечләрне хаталарсыз әйтү, интеллектуаль сорауларга җавап бирү һәм тәкъдим ителгән юнәлешләрнең берсе: рус теле, әдәбияты, математика, әйләнә-тирә мохит, спорт һәм музыка буенча проект яклау таләп ителде. Визиткадан кала барлык биремнәр жирәбә буенча үтәлде. Шуңа күрә аларга алдан әзерләнү мөмкин булмады. Без шундый җаваплы ярышка әзерләнергә ярдәм иткән 1 нче гимназия укытучыларына, укучыларына һәм әти-әниләргә рәхмәтле. Эльвира Рифановнага - укучы Илфат Гыйрфановның әнисенә аерым рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево гимназия №1