Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Милек салымнары. Ставкалар. Ташламалар

Федераль закон тарафыннан милек салымнарын исәпләү тәртибенә һәм түләү срокларына үзгәрешләр кертелде. Транспорт салымы РФ Салым кодексының 357 маддәсенә ярашлы төстә, транспорт салымын сату-алу килешүен төзү датасына яки транспорт чарасын ышаныч кәгазе буенча сату датасына бәйсез төстә транспорт чарасы теркәлгән зат түли. Шулай итеп, транспорт чарасын исәптән төшергәнче салымны сатучы...

Федераль закон тарафыннан милек салымнарын исәпләү тәртибенә һәм түләү срокларына үзгәрешләр кертелде.

Транспорт салымы

РФ Салым кодексының 357 маддәсенә ярашлы төстә, транспорт салымын сату-алу килешүен төзү датасына яки транспорт чарасын ышаныч кәгазе буенча сату датасына бәйсез төстә транспорт чарасы теркәлгән зат түли. Шулай итеп, транспорт чарасын исәптән төшергәнче салымны сатучы түли, ә аны сатып алучыга тапшырып исәпкә куйганнан соң - яңа хуҗасы.

РФ Салым кодексының 362 маддәсенә ярашлы төстә, бәясе 3 миллион сумнан артыграк булган автомобиль хуҗалары салымны арттыручы коэффициентларны исәпкә алып түлиләр:

1,1 - бәясе 3 тән 5 миллион сумга кадәр, чыккан елыннан 2 дән 3 елгача вакыт үткән җиңел автомобильләргә карата;

1,3 - бәясе 3 тән 5 миллион сумга кадәр, чыккан елыннан 1 дән 2 елга кадәр вакыт үткән;

1,5 - шул ук бәядән, чыккан елыннан 1 елга кадәр вакыт үткән.

Бәясе югарырак булган автомобильләргә транспорт салымы түләү турында мәгълүматларны ФСХ идарәсенең рәсми сайтыннан табарга була. Физик затларга транспорт салымын узган салым чорыннан соң килүче елның 1 октябреннән соңга калмый түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево