Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Һөнәре - тикшерүче

Алтынчы апрельдә ЭЭМның тикшерү органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 1963 елдан башлап ЭЭМ тикшерүчеләре 90%тан артык җинаять эшләрен тикшерә. Моңа кадәр алдан тикшерүне башкару хокукына прокуратура һәм дәүләт иминлеге тикшерүчеләре генә ия иде. Бүген тикшерүчеләр җилкәсендә - катлаулы, күп хезмәт куюны таләп итүче җинаятьләр буенча эшләр. Мәсәлән, аеруча...

Алтынчы апрельдә ЭЭМның тикшерү органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

1963 елдан башлап ЭЭМ тикшерүчеләре 90%тан артык җинаять эшләрен тикшерә. Моңа кадәр алдан тикшерүне башкару хокукына прокуратура һәм дәүләт иминлеге тикшерүчеләре генә ия иде. Бүген тикшерүчеләр җилкәсендә - катлаулы, күп хезмәт куюны таләп итүче җинаятьләр буенча эшләр. Мәсәлән, аеруча күп күләмдә урлаулар, тормыш һәм сәламәтлеккә каршы җинаятьләр, балигъ булмаганнарга мөнәсәбәтле һәм башка эшләр.

Тикшерүче эше төрле өлкәләрдә зур белемнәр, шулай ук практик тәҗрибә, эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәтләре белән хезмәттәшлек итә белүне сорый. Хәзерге шартларда эксперт-криминалистик бүлекләр белән гамәлләрне координацияләү җинаятьләрне кайнар эздән ачарга мөмкинлек бирә. Тикшерүченең процессуаль мөстәкыйльлеген кертү мөһим, бу, һичшиксез, карарлар кабул иткәндә аның җаваплылыгын арттыра. ЭЭМның тикшерү аппараты - җинаятьчелеккә каршы көрәш эшенә, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауга, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклауны тәэмин итүгә әһәмиятле өлеш кертүче эре структура.

Тикшерүче һөнәре халык арасында лаеклы хөрмәт һәм абруй казанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район