Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Санкцияләргә безнең җавап

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районында булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Президент һәм район башлыгы Егорьево теплицаларын карадылар. Анда петрушка, укроп, кинза, сельдерей, базилик, бөтнек үстерелә. Аларны Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә саталар. Киләчәктә теплицаларны 4 га мәйданда урнаштырырга планлаштыралар. Бүгенге көнгә 1 га мәйдан...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районында булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Президент һәм район башлыгы Егорьево теплицаларын карадылар. Анда петрушка, укроп, кинза, сельдерей, базилик, бөтнек үстерелә. Аларны Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә саталар. Киләчәктә теплицаларны 4 га мәйданда урнаштырырга планлаштыралар. Бүгенге көнгә 1 га мәйдан җирдә теплицалар төзелгән һәм эш башларга әзер. Әлеге проектка 200 миллион сум акча инвестицияләнәчәк. Хәзер җитештерүдә районның 40 ка якын кешесе эшли, киләчәктә хезмәткәрләр саны 60 ка җитәчәк. Яңа эш урыннары булдыру һәм импортны уңышлы алыштыру - теплица ачуның мөһим нәтиҗәсе.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Афанасьев булган икенче объект - "Биосфера" питомнигы. Ул 2011 елда булдырылган һәм бүгенге көндә Татарстанда декоратив һәм җиләк-җимеш агачлары үсентеләренең киң ассортиментын җитештерүче һәм сатучылардан иң эреләренең берсе булып тора. "Биосфера" питомнигының гомуми мәйданы - 53 га, анда декоратив куакларның, ылыслы һәм яфраклы агачларның киң ассортименты үстерелә. 100 төрдән артык алмагач, груша, чия, төче чия һәм башка җиләк-җимеш агачлары үсентеләре, каен җиләге һәм яшелчә культуралары рассадалары сатыла. Өстәмә төстә аквафермерлык проекты үстерелә, ясалма сулыкларда карп үрчетелә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булудан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Афанасьев районның авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очраштылар. Сүз язгы кыр эшләре, сыер асраучы крестьян хуҗалыкларына һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү турында барды. Президент Лаеш районының географик урыны уңышлы булуын ассызыклады: янәшәдә сату өчен гаять зур базар - Казан урнашкан. Михаил Афанасьев җыелганнарның игътибарын бездә соңгы елларда уңай үзгәрешләр бармаган бер генә җирлек тә булмавына юнәлтте. Юллар, торак йортлар, клублар төзелә, мәктәпләр ремонтлана. Авыл җирлекләре башлыклары авылның күп кенә проблемалары үзара салым ярдәмендә хәл ителә дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район санкции