Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ташуга әзерләнәбез

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елның 4 мартында "2016 елда язгы ташу чорында автоюллар, күперләр, биналар, гидротехник корылмалар һәм халык хуҗалыгының башка объектлары сакланышын тәэмин итү турында" карар кабул итте. Районның су басуга каршы көрәш комиссиясе составы һәм Лаеш муниципаль районы территориясендә 2016 елгы язгы ташуга әзерлек буенча чаралар...

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елның 4 мартында "2016 елда язгы ташу чорында автоюллар, күперләр, биналар, гидротехник корылмалар һәм халык хуҗалыгының башка объектлары сакланышын тәэмин итү турында" карар кабул итте.

Районның су басуга каршы көрәш комиссиясе составы һәм Лаеш муниципаль районы территориясендә 2016 елгы язгы ташуга әзерлек буенча чаралар планы расланды. 2016 елгы язгы ташу чорында автоюллар, күперләр, биналар, гидротехник корылмалар һәм халык хуҗалыгының башка объектлары сакланышын тәэмин итү өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары, оешмалар, учреждениеләр һәм милек формасына бәйсез төстә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә язгы ташу белән көрәш комиссияләре төзергә; фаразланган су басу зоналарыннан кешеләрне, мөгезле эре терлекне һәм матди кыйммәтләрне үз вакытында эвакуацияләүне тәэмин итәргә; беренче чираттагы авария-торгызу һәм башка кичектергесез эшләр үткәрү өчен инерт һәм төзелеш материаллары запасын булдырырга; ташу чорына авыл хуҗалыгы берләшмәләре территорияләрендә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырырга; биналарны, склад һәм башка корылмаларны су басуны, матди кыйммәтләр бозылуны, автоюллар һәм күперләр җимерелүне кисәтүче кичектергесез чаралар үткәрүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим ителде. Моннан тыш, шәһәр урамнарында йөк транспорты һәм тракторлар хәрәкәте чикләнәчәк; су канаулары, су үткәрү торбалары тиешле тәртипкә китереләчәк, махсус транспорт хәрәкәте билгеләнәчәк.

Ташу чорында куркыныч югары булган зоналар дип түбәндәге торак пунктлар игълан ителде: Державино, Никольский һәм Столбище.

Гадәттән тыш хәл туган очракта кичекмәстән гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе - башкарма комитет җитәкчесе М.В.Фадеевка (тел.2-52-28), район буенча бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә (тел. 2-46-01, 01), район ЭЭМ бүлеге дежурныена (тел.2-55-41) хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район паводок