Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

38 нче параллельдә Россия миналары сызгырган

Әгәр Алексей Леонов тормышын кинопленкага төшерсәң, меңнәрчә километр кинохроника килеп чыгачак. Бар Лаеш районы халкы белә торган киномеханикка, ә соңрак киночелтәр директорына 23 апрельдә 89 яшь тулды. Алексей Ильичка язмыш нинди "кинокадрлар" күрсәткәнен бик аз кеше белә. Ул милитаристик Япония белән сугышта катнашкан, сугышта 38 нче параллельгә кадәр җиткән, анда...

Әгәр Алексей Леонов тормышын кинопленкага төшерсәң, меңнәрчә километр кинохроника килеп чыгачак. Бар Лаеш районы халкы белә торган киномеханикка, ә соңрак киночелтәр директорына 23 апрельдә 89 яшь тулды. Алексей Ильичка язмыш нинди "кинокадрлар" күрсәткәнен бик аз кеше белә. Ул милитаристик Япония белән сугышта катнашкан, сугышта 38 нче параллельгә кадәр җиткән, анда ул чорда рус миналары да сызгырган.
-Мин Мәскәү өлкәсе, Кочуры авылында туганмын, - дип искә ала Алексей Ильич. - Гаиләдә без бишәү идек. Безне туйдыру өчен әти эшкә Казанга китте, ә әни яхшы тәэмин ителгән гаиләләрдә хуҗабикә булып эшләде. Аннан соң әтием 25 "меңенче" булып авыл хуҗалыгына ярдәм итте. Аны Яңа Чишмә районына җибәрделәр. Уңыш уңмый, ачлык башлана. Әти фураж ашлыгын ач балаларга бирергә куша. Моның өчен 6 ел лагерьга хөкем ителә. Миңа ул чакта 15 яшь иде...
Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәре астында (анда Алексей Ильичның улы подполковник Владимир Леонов хәрби частьтә хезмәт итә Һәм хәзер шунда яши) героебызның әтисе вафат була. Егеткә Мәскәү астыннан Татарстанга күчкән гаиләнең туйдыручысы булырга туры килә.
-Басуга ягулык ташыдым, лобогрейкада эшләдем - арыш һәм бодай чаптым, җир сукаладым, - дип сөйләвен дәвам итә Алексей Леонов, - зурлап кебәк эшләдек. Бервакыт безне Митька Гусаров белән обозларда Казанга Суконкага җибәрделәр. Анда складлар иде, ә безнең бер кисәк тә икмәк юк. Бер тәүлектән соң шәһәргә килеп җиттек, бөтенесен бушаттык та өйгә кайтырга чыктык. Тик безне буш арбалар белән туктаттылар да эвакуацияләнүче "Восток" сәгать заводының станокларын төяделәр - Чистайга илтәргә. Барабыз, инде ике тәүлек бернәрсә ашамаган. Ә монда станоклар авырлыгыннан Чирпы юлында ат егылды...
1943 елның ноябрендә, Алексей Леоновка 17 яшь тулгач аны армиягә чакыралар. Яңа чакырылучылар Ерак Көнчыгышка бер айга якын баралар. Сыйфатсыз азык-төлек һәм начар судан солдатларда корсак тифы башлана.
Укулардан соң минометчик белгечлеге алып, Алексей Ильич 25 нче армиянең 386 нчы укчы дивизиясендә Владивостоктан 90 километр ераклыкта хезмәт итә башлый.
-Япония белән сугыш башланды. Минометларны студебеккерларга төяделәр, ә без марш-бросок белән Владивостокка, Золотой Рог култыгына, - Алексей Леонов уйга калды, ә аннан соң дәвам итте. - Анда үзйөрешле десант корабларына утырдык. Төньяк Кореяга, Сейсен портына килеп җиттек. Тын океан флоты моряклары белән бергә сугыштык. Һәм, җырда җырланганча, "Самурайлар корыч һәм ут көче астында җиргә аудылар..." Японнар чигенде, без алар артыннан бардык.
Солдат кореялыларның ничек шатлануын хәтерли. Алар елга якын култык ярында японнарга каршы торганнар. Анда бер яктан союздаш америкалылар гаскәре берни эшләми торган, икенче яктан - японнар чолганышындагы рус солдатлары.
-Хәзер күпләр "тарихны үзгәртергә" телиләр. Шушы көннәрдә үзем катнашкан вакыйгалар турында сюжет карадым - алда күпме ялган! - ачынып сөйли Алексей Ильич.
Японнар капитуляция игълан итәләр, Төньяк Кореяда хакимияткә Ким Ир Сен килә. Яңа җитәкче вазифасын кабул иткәндә Алексей Леоновка аның янәшәсендә мактаулы каравылда торырга туры килә...
Якташыбыз 1941 елда демобилизацияләнә. Казанда апасында яши. Ачлык, тыгыз, эш юк. Калининградка киномеханиклар курсына барырга уйлый. Ул вакытта торак һәм 24 сум стипендия белән тәэмин итәләр. Курсларны тәмамлагач яшь белгечне Лаешка җибәрәләр, анда киномеханиклар җитми. Авыллар буйлап йөри, фильмнар күрсәтә. Кайвакыт кинохроника күрсәтә һәм үзе сугышкан урыннарны таный. Читтән торып Загорский кинотехникумын тәмамлый, аппаратура ремонтлаучы мастер була, ә тиздән - Лаеш киночелтәре директоры. Монда 10 ел хезмәт итә, шуннан пенсиягә китә. Алексей Ильич Японияне җиңгән өчен сугышчан бүләкләр һәм тыныч вакытта намуслы хезмәт өчен бүләкләр белән билгеләнгән. Ә менә тормышындагы төп бүләге аның гаиләсе - кадерле хатыны Мария Николаевна, аның белән алар 63 ел яшиләр, шулай ук ике баласы һәм дүрт оныгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево