Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аерылышканда хатын белән аерылышасың, тик бала белән түгел

Гаиләсеннән киткән, кайчандыр бәхетле булган йорт стеналарын калдырган ир кеше әти булудан туктамый. Ул элеккечә үзенең балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә тиеш. Кызганычка каршы, тормышта һәрчак болай булмый. Мондый очракларда прокуратура җинаять эшләре ача. Татьяна Александрова Бала табу йортыннарн яңа туган кызын алып кайтканда гр. Л. шатлангандыр, мөгаен. Сабыйның беренче...

Гаиләсеннән киткән, кайчандыр бәхетле булган йорт стеналарын калдырган ир кеше әти булудан туктамый. Ул элеккечә үзенең балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә тиеш. Кызганычка каршы, тормышта һәрчак болай булмый. Мондый очракларда прокуратура җинаять эшләре ача.

Татьяна Александрова

Бала табу йортыннарн яңа туган кызын алып кайтканда гр. Л. шатлангандыр, мөгаен. Сабыйның беренче елмаюыннан йөрәге йомшаргандыр. Әмма вакыт уза. Гаиләдә мөнәсәбәтләр барып чыкмый, шуның белән бергә ата кешенең балигъ булмаган кызы өчен җаваплылыгы да юкка чыга.

Вакыт үтү белән Лаеш кешесенең алиментлар буенча зур суммада бурычы җыела һәм җәмәгать судьясы аны "балигъ булмаган кызын тәэмин итү өчен 2015 елның 30 апреленнән башлап бала балигъ булганчы, ай саен хезмәт хакының 1/4 өлеше күләмендә алимент түләргә" мәҗбүрили.

Суд приставлары-башкаручылар, шулай тиеш булганча, башкару эше кузгаталар. Әмма 39 яшьлек әти кеше бик гади булып чыкмый.

-Ул алимент түләүдән кача, рәсми төстә беркайда да эшләми һәм эшкә урнашу чарасын эзләми, балага башка төрле матди ярдәм күрсәтми, - дип хәлгә аңлатма бирә прокурор урынбасары Марат Шәрәфетдинов.

Әти кешенең үз кызына 74 мең тирәсе бурычы җыела. Аны баланы тәэмин итүгә акча түләүдән белә торып качкан өчен җинаять җаваплылыгы турында бер генә кисәтмиләр. Прокурор тикшерүе материаллары буенча дознание органнары җинаять эше кузгата. Тикшерү барышы прокуратура контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район алименты

2
X