Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Августта яңа законнар гамәлгә керде

​​​​​​​Яңалыклар эшләүче пенсионерларга, үзмәшгульләргә һәм корал җыючыларга кагыла.

Эшләүче пенсионерларга ел саен үзең мөрәҗәгать итмичә иминият пенсияләре яңадан исәпләнә. Арту суммасы индивидуаль. Ул эш бирүче узган елда түләгән иминият взносларына бәйле.

Хәзер үзмәшгуль булып теркәлергә теләгән россиялеләр исәпкә дәүләт хезмәтләре порталы аша баса алалар. Бу хезмәттән ЕАЭС илләре, ДНР һәм ЛНР гражданнары да файдалана ала. Федераль салым хезмәте августтан гражданнарның мәгълүматларын салым түләүче ризалыгы белән өченче затларга тапшыра ала. Корал турындагы закондагы үзгәрешләр дә көчкә керде, өлешчә алар озын көпшәле утлы ау коралы сатып алучыларга кагыла. Моннан тыш, илебездә яшәүчеләр өчен корал сатып алу хокукына ия булмаган затларга аны җыю тыелуы турында закон гамәлгә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев