Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Автомобильләргә ягулык салу станцияләрен сүтүне таләп итәләр

Лаеш районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә үзбелдеге белән төзелгән капиталь күчемсез милек объектларын сүттерү өчен чаралар күрә. Кече Елга авыл җирлеге территориясендә "Татнефть-АЗС Центр" ЧҖҖнең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге дүрт җир участогы бар. Алар бик уңышлы урнашкан - Шәле-Саескан тавы автоюлы тирәсендә. Уңышлы дию авыл хуҗалыгы культуралары үстерү мәгънәсендә түгел,...

Лаеш районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә үзбелдеге белән төзелгән капиталь күчемсез милек объектларын сүттерү өчен чаралар күрә.

Кече Елга авыл җирлеге территориясендә "Татнефть-АЗС Центр" ЧҖҖнең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге дүрт җир участогы бар. Алар бик уңышлы урнашкан - Шәле-Саескан тавы автоюлы тирәсендә. Уңышлы дию авыл хуҗалыгы культуралары үстерү мәгънәсендә түгел, ә сәүдә бизнесын үстерү планында. Арышлар башак тутырырга тиешле җирдә ике автомобильләргә ягулык салу станциясе, суэтем башня һәмтрансформатор подстанциясе "үсеп чыккан".

-РФ Җир кодексының 42 маддәсенә ярашлы төстә, җир участокларын аларның максатчан билгеләнешенә һәм җирләрнең теге яки бу категориягә караганлыгына ярашлы төстә файдаланырга кирәк, - дип аңлата прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. - Файдалану ысуллары әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә тиеш түгел, шул исәптән табигать объекты буларак, җиргә дә.

Район прокуратурасы тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәсендә "Татнефть-АЗС Центр" ЧҖҖне җир участогын максатчан билгеләнеше буенча файдаланмаган өчен административ җаваплылыкка тарттылар. Моннан тыш судка ике ягулык салу станциясен, суэтем башняны, трансформатор подстанциясен сүтүне һәм җир участокларын яңадан эшкәртүне таләп итеп дүрт дәгъва гаризасы җибәрелгән.

Дәгъвалар каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Малая Елга прокуратура АЗС