Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл кешеләренең әһәмиятле сораулары игътибарсыз калмас

Татар Сараланы авылында халык җыены булды. Анда җирле үзидарә органнары 2016 елның сигез ае өчен эшкә йомгак ясадылар. Халык җыенында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Җирлек башлыгы Илшат Мөбарәкшин җыелганнарны агымдагы елда эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды һәм якындагы айларга бурычларны билгеләде. Җирле үзидарә органнары тырышлыгы белән һәм район җитәкчелеге ярдәмендә...

Татар Сараланы авылында халык җыены булды. Анда җирле үзидарә органнары 2016 елның сигез ае өчен эшкә йомгак ясадылар.

Халык җыенында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Җирлек башлыгы Илшат Мөбарәкшин җыелганнарны агымдагы елда эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды һәм якындагы айларга бурычларны билгеләде.

Җирле үзидарә органнары тырышлыгы белән һәм район җитәкчелеге ярдәмендә Татар Сараланында 90 метр тирәнлектә яңа скважина бораулаганнар һәм шулай итеп су белән тәэмин итү проблемасын хәл иткәннәр. Фельдшер кабинетында стеналарны, идәнне ремонтлаганнар һәм тәрәзәләрне алыштырганнар, ә урамны яктырту өчен исәп приборы урнаштырганнар. Бөек Ватан сугышы геройларына обелискны тәртипкә китергәннәр. Үзәк юлда чокыр-чакырларны ремонтлыйлар, даими төстә шимбә һәм чәршәмбе өмәләре оештырыла. Савым сыерлар баш саны 10 башка арткан.

Авыл кешеләре җыенында 2016 ел азагына кадәр эш планы турында да фикер алыштылар. Авыл җирлеге җитәкчелеге алдына урам яктыртучы фонарьлар санын арттыру, балалар уен мәйданчыгы төзү һәм законсыз чүплекне бетерү бурычлары куелды.

Авыл кешеләре шәхсән Михаил Афанасьевка сорау бирә алдылар. Юллар ремонты, скверны төзекләндерү һәм Интернет кертү проблемалары күтәрелде.

-Без кая таба барганыбызны, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен беләбез. Бер көн эчендә барысын да эшләү мөмкин түгел, этаплап эшләячәкбез, - диде район башлыгы.

Чара азагында Михаил Павлович авыл предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен рәхмәтләр белән билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X