Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл участковыйларына өй ачкычлары тапшырдылар

Лаеш районының Кече Елга, Габишево һәм Иске Пристань полиция участок уполномоченныйлары үз карамакларына өй-офислар алдылар. Халык "полицейский өйләре" дип йөрткән йортлар ачкычларын тантаналы тапшыру он-лайн режимда булды. Мөнәвир Кашаповка, Тимур Уразаев һәм Илшат Хәмидуллинга өй ачкычлары белән бергә "Нива" хезмәт машиналары ачкычлары да тапшырылды. Аларга шулай ук телевизер алу өчен...

Лаеш районының Кече Елга, Габишево һәм Иске Пристань полиция участок уполномоченныйлары үз карамакларына өй-офислар алдылар. Халык "полицейский өйләре" дип йөрткән йортлар ачкычларын тантаналы тапшыру он-лайн режимда булды.

Мөнәвир Кашаповка, Тимур Уразаев һәм Илшат Хәмидуллинга өй ачкычлары белән бергә "Нива" хезмәт машиналары ачкычлары да тапшырылды. Аларга шулай ук телевизер алу өчен сертификатлар бирелде. Өй-офислар ярты ел эчендә төзелде. Аларның барысы бер типта: бер өлешендә полиция терәк пункты, ә икенчесендә залы, ике йокы бүлмәсе булган өч бүлмәле квартир, санузелы һәм кухня-аш бүлмәсе бар. Квартирларга мебель куелган, кирәкле көнкүреш техникасы бар. Индивидуаль газ белән җылытыла, суүткәргеч һәм канализация. Терәк пунктка телефон һәм Интернет үткәрелгән.

Участковый - ул полицейский гына түгел, кыен чакта таяныч була алган, ярдәм сорап тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итеп була торган кеше дә,-дип билгеләп үтте үзенең котлау сүзендә район башлыгы Михаил Афанасьев.-Тәртип сагында торган, гражданнар имминлеген саклаган кешеләр өчен шартлар тудыру - төп бурыч. Без боларны участковыйларга өй-офислар төзү буенча республика президенты программасында катнашу нәтиҗәсендә эшли алдык.

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов Лаеш районы җитәкчелегенә проектны тиз арада тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Аннан соң полиция участковые Илшат Хәмидуллинга ачкычлар тапшырды. Ул хезмәт күрсәтәчәк территориягә Яңа база тайоны һәм Иске Пристань авылы керә.

Яшь лейтенант йорт өчен рәхмәт белдерде һәм кунакларны үзенең яңа эш урынына экскурсиягә чакырды. Ә ул арада кунак бүлмәсендә аның булачак хәләл җефете табын әзерләп кунаклар көтте. Илшат Хәмидуллин сөйгәне белән озак очрашып йөрүләре, әмма торак мәсьәләсе хәл ителмичә туй планлаштырмауларын әйтте.

-Мин көн саен эшкә Кече Елгадан килеп йөрдем. Бу матур урында яшәячәгемә бик сөенәм. Монда шартлар яхшы, хәзер өйләнми булмас, - дип шаяртты егет һәм сер итеп кәләш белән никахны ноябрь аена планлаштыруларын өйтте.

2013 елдан республикада 150 дән артык полицейский өе файдалануга тапшырылган. Районда шундый 4 өй бар, 3 чесе быел сафка баскан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево