Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Айдар Рәхимов истәлегенә турнир

Атабайда татар-башкорт көрәше буенча Айдар Рәхимов истәлегенә багышланган турнир булды. Ул көрәш буенча республика турнирлары чемпионы, берничә мәртәбә Сабантуй батыры, алкалы хоккей буенча төрле турнирлар җиңүчесе булган. Катнашучылар саны һәм ярышларның киеренкелеге бүген көрәшнең әлеге төре бик популяр булуын тагын бер кат күрсәтте. Турнирны ачканда район башлыгы Михаил Афанасьев мондый...

Атабайда татар-башкорт көрәше буенча Айдар Рәхимов истәлегенә багышланган турнир булды. Ул көрәш буенча республика турнирлары чемпионы, берничә мәртәбә Сабантуй батыры, алкалы хоккей буенча төрле турнирлар җиңүчесе булган.

Катнашучылар саны һәм ярышларның киеренкелеге бүген көрәшнең әлеге төре бик популяр булуын тагын бер кат күрсәтте.

Турнирны ачканда район башлыгы Михаил Афанасьев мондый очрашуларның югарырак дәрәҗә ярышлар өчен яхшы старт мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Ул барысына да уңышлы чыгыш ясауларын, гадел һәм матур көрәш теләде.

Катнашучыларны хупларга, аларның көрәш рухын күтәрергә грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастеры, ТРның "Көрәш" федерациясе башкаручы директоры Равил Хәйруллин килде. Турнирның кунагы Айдар Рәхимовның малайлар өчен үрнәк булуын ассызыклады: үҗәтлеге һәм хезмәт сөюе нәтиҗәсендә һәрбер көрәшче дә мондый нәтиҗәләргә ирешә ала.

Көн буе диярлек дәвам иткән ярышлар кызыклы очрашулар, яңа исемнәр һәм спорт ачышларына бай булды.

Гомумкоманда исәбендә Хәерби командасы күчмә Кубок җиңүчесе һәм иясе булды. Егетләр Фәрит Гаязовта шөгыльләнә. Кече Елгадан Рәсим Хисамовта тәрбияләнүчеләр икенче урынны алды. Турнир хуҗалары, атабайлылар, өченче урында урнашты (тренер - Алмаз Миндубаев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X