Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалар бакчалары тәрбиячеләре көч сынашты

"Яшел ут" район смотр-бәйгесе гадәти чарага әйләнде. Әмма моның өчен балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларның юл һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү өчен зур эш алып баралар. Людмила НИКИФОРОВА Быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эш алымнарын Олы Кабандагы "Ладушки" балалар бакчасы базасында күрсәттеләр. "Радуга" (Лаеш 1 урын), "Солнышко" (Нармонка, 2 урын), "Алтынчәч"...

"Яшел ут" район смотр-бәйгесе гадәти чарага әйләнде. Әмма моның өчен балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларның юл һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү өчен зур эш алып баралар.

Людмила НИКИФОРОВА

Быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эш алымнарын Олы Кабандагы "Ладушки" балалар бакчасы базасында күрсәттеләр. "Радуга" (Лаеш 1 урын), "Солнышко" (Нармонка, 2 урын), "Алтынчәч" (Кече Елга, 3 урын) балалар бакчалары иң яхшылар дип танылды. "Капелька" (Рождествено), "Аленушка" (Никольский), "Пчелка" (Урта Девятово) бакчалары төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Шәхси беренчелектә Алсу Мөхәммәтҗанова (Столбище "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе) җиңүче булды. Гүзәл Макарова (Габишево, "Одуванчик" балалар бакчасы) икенче һәм Елена Леонтьева (Лаеш, "Радуга" балалар бакчасы) өченче урында.

Номинацияләрдә Ольга Саушина (Лаеш, "Березка"), Алия Рафыйкова (Усады, "Умка"), Нина Кузовова (Лаеш, "Рябинка") җиңүче булды.

Балалар бакчалары педагоглары коллективлары һәм тәрбиячеләре приз сыйфатында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча өстәл уеннары, уен автомобильләре, юл билгеләре төшерелгән келәмнәр алдылар. Бу файдалы бүләкләр балаларны юл грамотасына өйрәтүдә ярдәм итәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район воспитатели роно

2
X