Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бердәм Россия“нең кабул итүе һәркем өчен ачык

Беренче декабрьдә илебезнең сәяси тормышында мөһим вакыйга: "Бердәм Россия" партиясе оешуга 14 ел булды. Ул үзенең туган көнен удар хезмәт белән билгеләп үтте: гадәттәгечә гражданнар кабул итүнең Бердәм көнен үткәрде. Илебез кешеләре төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә һәм депутатларга турыдан-туры сорау бирү мөмкинлегенә ия булдылар. Лаеш районында Бердәм кабул итү көнен "Бердәм...

Беренче декабрьдә илебезнең сәяси тормышында мөһим вакыйга: "Бердәм Россия" партиясе оешуга 14 ел булды. Ул үзенең туган көнен удар хезмәт белән билгеләп үтте: гадәттәгечә гражданнар кабул итүнең Бердәм көнен үткәрде.

Илебез кешеләре төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә һәм депутатларга турыдан-туры сорау бирү мөмкинлегенә ия булдылар. Лаеш районында Бердәм кабул итү көнен "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Михаил Афанасьев ачты.

Беренче кешеләр килгәндә әле иртәнге 8 дә юк иде. Район кешеләрен күбрәк социаль өлкәгә, сәламәтлек саклауга, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, торак белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр борчый.

Көн дәвамында, графикка ярашлы төстә, кабул итүне Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Михаил Сыровацкий һәм Казан суворов училищесы начальнигы Валерий Миронченко, башкарма комитет бүлекләре начальниклары үткәрде. Авыл җирлекләрендә гражданнарны авыл җирлекләре башлыклары, партиянең беренчел бүлекләре секретарьлары, район Советы һәм авыл җирлекләре депутатлары кабул итте.

-Быел беренче тапкыр без гражданнарны ерактагы торак пунктларда кабул итүне күздә тоттык, - дип аңлатма бирә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева. - Ишекләр һәркемгә ачык.

"Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итүенә 15 һәм авыл җирлекләре башлыкларына 40 ка якын кеше алдан язылган. Бу көнне районның барлык торак пунктларында кабул итүдә 408 кеше булган, аларның 19ы "Бердәм Россия" җәмәгать кабул итүендә, 17се - район башкарма комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район прием граждан Единая Россия