Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бергәләп тәртип урнаштырыйк

Санитар-экологик икеайлык вакытында территорияләрне чистарту буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә районның меңнән артык кешесе катнашты, уннарча законсыз чүплекләр юк ителде. Бу көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев санитар чистарту нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, 1 апрельдән 31 майга кадәр 1817 законсыз...

Санитар-экологик икеайлык вакытында территорияләрне чистарту буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә районның меңнән артык кешесе катнашты, уннарча законсыз чүплекләр юк ителде.

Бу көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев санитар чистарту нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, 1 апрельдән 31 майга кадәр 1817 законсыз чүплек ачыкланган, аларның 93%ы үз вакытында бетерелгән.

-Ачыкланган чүплекләр саны югары булу - муниципаль районнарның, шулай ук гражданнарның актив позициясе нәтиҗәсе ул, - дип ассызыклады үзенең журналистларга мөрәҗәгатендә табигатьне саклау ведомствосы башлыгы. - Бүген хакимият органнары да, республика халкы да хәлне мәгълүмати ресурслар ярдәмендә көн саен контрольдә тоту мөмкинлегенә ия. Быелдан башлап барлык күзәтчелек органнары чүпләрне законсыз урнаштыру урыннарын мөстәкыйль төстә "Татарстан Республикасының экологик картасы"на кертә алалар.

Министрлык тарихында беренче тапкыр территорияләрне чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә миллионнан артык татарстанлы катнашты. "Иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурсы тәртип урнаштыруда тәэсирле механизм булды. Әгәр узган ел чүплекләрне бетерү эшендә йөз процентлы күрсәткечләргә бары алты район ирешсә, быел исә инде 20. Казан һәм Яр Чаллы иң яхшы шәһәр округлары булды. Иң яхшы өч муниципаль берәмлек арасына Әлмәт, Түбән Кама һәм Югары Ослан районнары керде. Май бәйрәмнәрендә күпсанлы кунаклар килә торган район булганлыктан, безнең районның омтылыр нәрсәсе бар әле. Авыл җирлекләре территорияләрендә зур чүплекләр кимегәннән-кими. Ә менә көнкүреш калдыкларының зур булмаган өемнәре саны, өстәвенә матур ял итү урыннарында һәр ял һәм бәйрәм көннәреннән соң тотрыклы саклана. Якындагы шимбәдә республикада яңа "ЭКОҗәй2016" акциясе башланачак. Төп көчне су саклау зоналарын һәм республика кешеләре күп була торган урыннарны чистартуга юнәлтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined