Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әбүнәченең телефоны сүндерелгән

Районның биш йөзгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнар вакытына мобиль телефоннарын читкә куйды. Үзләре белән бары паспорт, ручка, су шешәсе һәм шоколад кына. 2016 елның тугызынчы һәм унберенче сыйныфларында дәүләт йомгаклау аттестациясенең иң кызган чоры. Сайлау буенча имтиханнарны алар 26 майдан тапшыра башладылар. Рус теле һәм математикадан төп имтиханнар артта...

Районның биш йөзгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнар вакытына мобиль телефоннарын читкә куйды. Үзләре белән бары паспорт, ручка, су шешәсе һәм шоколад кына.

2016 елның тугызынчы һәм унберенче сыйныфларында дәүләт йомгаклау аттестациясенең иң кызган чоры. Сайлау буенча имтиханнарны алар 26 майдан тапшыра башладылар. Рус теле һәм математикадан төп имтиханнар артта инде. Соңгы имтиханны 21 июньдә тапшырачаклар. БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенең беренче нәтиҗәләре 12 көннән соң билгеле булачак.

Быел районның гомуми белем бирү учреждениеләренең 360 тан артык тугызынчы сыйныф укучысы һәм 130 дан артык унберенче сыйныф укучысы имтихан бирә. Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларыннан дүрт кеше рус теле, математика (профильле дәрәҗә), химия, биология, тарих һәм әдәбияттан сынау узарга карар кылган.

Лаеш районы базасында сайлау буенча имтиханнарны барлык тугызынчы сыйныф укучылары тапшыра, ә унберенче сыйныфлар бары җәмгыять белеменнән, химия һәм физикадан гына. Алар башка фәннәрдән имтиханны Казанда тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район