Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бу катлаулы үсмер чор

Проблемалы бала тәрбияләү - катлаулы бурыч. Үсмерләрнең социаль проблемаларын булдырмый калу өчен алдан хәбәр бирүче билгеләрне белү кирәк. Алар әти-әниләргә балаларына нәрсәдер булуын аңларга ярдәм итәр. Деструктив (гомуми кабул ителгән нормалардан тайпылучы) тәртипнең барлык формалары әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәттә ниндидер саклагыч реакция булып тора. Алар еш кына нерв системасы эшчәнлеге бозылу...

Проблемалы бала тәрбияләү - катлаулы бурыч. Үсмерләрнең социаль проблемаларын булдырмый калу өчен алдан хәбәр бирүче билгеләрне белү кирәк. Алар әти-әниләргә балаларына нәрсәдер булуын аңларга ярдәм итәр.

Деструктив (гомуми кабул ителгән нормалардан тайпылучы) тәртипнең барлык формалары әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәттә ниндидер саклагыч реакция булып тора. Алар еш кына нерв системасы эшчәнлеге бозылу белән бәйләнгән һәм нигездә балаларның кичерешләре белән бәйле.

Куркыныч янаган төркемгә әти-әниләре игътибары җитмәгән балалар һәм әти-әниләре мәхәббәте булып та, кирәк чакта өлкәннәр ярдәме, яклавы булмаган балалар керә. Деструктив тәртип сәбәпләре нәселдәнлектә дә булырга мөмкин. Гаиләләрендә туганнарының психологик проблемалары булган кешеләр тирә-яктагыларның зур игътибарына һәм кайгыртуына мохтаҗ.

Әмма геннардан һәм балачак кичерешләреннән тыш деструктив тәртип күренешләренең башка сәбәпләре дә бар: психологик травма, гаиләдәге проблемалар, икътисади кыенлыклар, әти-әниләр сәламәтлеге, укытучылар белән конфликтлар, ирексездән социаль изоляция, яшьтәшләре арасында түбән әһәмиятлелек, мәктәптә өлгермәү.

Педагогларны һәм әти-әниләрне үсмернең даими төстә төшенке кәефе, ямансулавы, күңелсезләнүе сагайтырга тиеш. Бала һәрнәрсәгә битараф кешегә әйләнә, әйләнә-тирәдәгеләр алдында үзен гаепле сизә, үзен берни дә булдыра алмый, бернәрсәгә дә сәләтсез дип саный.

Тәртип үзгәрүдәге тагын бер хәвефле билге - гаиләдән һәм якыннарыннан үзен-үзе изоляцияләү. Көндәлек активлык кимү, элекке гадәтләр, хоббиларга карата кызыксыну югалу, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү, тышкы күренешенә битараф калу күзәтелә. Бар кешенең дә аны тынычлыкта калдыруына омтылу, йокы бозылу, аппетит югалу барлыкка килә. Үз әйберләрен тәртипкә китерүе, башкаларга бүләк итүе яки юкка чыгаруы бигрәк тә сагайта.

Депрессиянең тышкы күренешләре һәрчакта да хәлнең катлаулылыгын һәм деструктив гамәлләр куркынычын чагылдырмый, шуңа күрә депрессив хәлнең авырлыгын бары белгеч кенә бәяли ала. Ярдәм сорап психологка районның ЛТЭТ базасындагы психологик-педагогик хезмәтенә һәм Казан шәһәренең "Росток" психология хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әти-әниләргә тәкъдимнәр

Позитив булырга! Мәхәббәт һәм дуслык белән тулы йорт булдырырга; көн саен үсмер белән аралашырга вакыт табарга; казанышлары һәм борчулары, шикләре, куркулары турында сөйләү гадәте тәрбияләргә; баланың проблемаларын игътибарсыз калдырмаска; баланы ул нинди булса, шулай кабул итәргә; аның көнен кызыклы вакыйгалар белән тутырырга ярдәм итәргә; киләчәк турында ешрак сөйләшергә; баланың катлаулы очракларда балалар ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүен хупларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район воспитание