Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бу очракта нишләргә

"Кама ягы" редакциясенә теге яки бу кыен хәлдә калган сатып алучылардан сораулар килә. ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахова һәр конкрет очракка ачыклык кертергә ярдәм итә. Сатучының җиһаз китереп биргән һәм җыйган өчен аерым түләү таләп итәргә хакы бармы? -Әгәр...

"Кама ягы" редакциясенә теге яки бу кыен хәлдә калган сатып алучылардан сораулар килә. ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахова һәр конкрет очракка ачыклык кертергә ярдәм итә.

Сатучының җиһаз китереп биргән һәм җыйган өчен аерым түләү таләп итәргә хакы бармы?

-Әгәр килешүдә башкача билгеләнмәгән икән, җиһаз китерү һәм җыю өчен аерым түләргә кирәк.

Гарантия срогы дәвамында берничә тапкыр ремонтланган сыйфатсыз колак аппараты өчен акчаны кайтарып алырга буламы?

-Колак аппаратын берничә кат ремонтлау аның җитешсезлеге булуын раслый, аны вакыт һәм акчалата чыгымнардан башка бетереп булмый, яки ул тагын ачыклана, яисә төзәткәннән соң яңадан барлыкка килә. Шуңа күрә, әгәр товарда җитешсезлек ачыкланган икән, кулланучы товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруларын таләп итәргә хокуклы.

Тиешле сыйфатлы көнкүреш су җылыткычын сатып алганнан соң 14 көн эчендә башкага - куәтлерәккә алыштырырга буламы?

-Су җылыткыч көнкүреш билгеләнештәге техник яктан катлаулы товарлар төркеменә карый һәм кире кайтарып яки шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган тиешле сыйфатлы товарлар исемлегенә керә. Шуңа күрә тиешле сыйфаттагы су җылыткычны алыштыру мөмкин түгел дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Камская новь