Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Дәреслекләр читкә куелган, ә тылсымчылар безне каядыр чакыра кебек

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм спорт флеш-мобы белән башланды. Ул Лаешта "Кама" спорт комплексы территориясендә булды. Спорт мәктәбендә укучылар каникул башлануын бик теләп билгеләп үттеләр. Спорт мәктәбе тренерлары һәм хезмәткәрләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы программа әзерләгәннәр. Бәйрәмдә клоуннар үткәргән күңелле стартлар да бар иде. Яшь спортчыларны уку...

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм спорт флеш-мобы белән башланды. Ул Лаешта "Кама" спорт комплексы территориясендә булды.

Спорт мәктәбендә укучылар каникул башлануын бик теләп билгеләп үттеләр. Спорт мәктәбе тренерлары һәм хезмәткәрләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы программа әзерләгәннәр. Бәйрәмдә клоуннар үткәргән күңелле стартлар да бар иде. Яшь спортчыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән билбаулы көрәш буенча спорт мастеры Елена Михайлова котлады.

-Сезгә яңа спорт уңышлары, җиңүләр телим. Каникулларыгыз бик яхшы, кәефегез күтәренке булсын, - дип билгеләде ул үзенең чыгышында, ә аннан соң балаларны һәм әти-әниләрне уеннарда һәм викториналарда катнашырга чакырды.

На ближайшие месяцы учебники перестали интересовать лаишевских детей

Кояш кыздыруга карамастан барысының да теләп ярышуын ассызыкларга кирәк. Мәйданчыкта цирк төркеме артистлары - гимнастлар һәм колга аякларда клоун пәйда булгач бәйрәм тамашасы тагын да җанланды. Әлбәттә, бүләкләрсез генә булмады. Иң җитезләр, булдыклылар бүләккә призлар алды, ә баллы тәм-томнар һәркемгә эләкте.

Конкурслар һәм ярышлар әле тагын озак дәвам итте. Бәйрәм бассейнда су коену белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X