Экспозиция беркемне дә битараф калдырмады
Бу көннәрдә Казанда үткән ТР сәяси репрессияләр инвалид корбаннары һәм пенсионерларның иҗтимагый-гуманитар оешмасы отчет-сайлау конференциясе барышында безнең районнан күргәзмә оештыручылар исеменә күп кенә уңай фикерләр әйтелде. Анда килүчеләр игътибарын аеруча Лаеш районы буенча сәяси репрессияләр корбаннары һәм кулак дип сөрелүчеләр истәлегенә багышланган "Әрнү һәм хәтер" китабы күргәзмәсе (төзүчеләре Геннадий Рыжков...
Бу көннәрдә Казанда үткән ТР сәяси репрессияләр инвалид корбаннары һәм пенсионерларның иҗтимагый-гуманитар оешмасы отчет-сайлау конференциясе барышында безнең районнан күргәзмә оештыручылар исеменә күп кенә уңай фикерләр әйтелде.
Анда килүчеләр игътибарын аеруча Лаеш районы буенча сәяси репрессияләр корбаннары һәм кулак дип сөрелүчеләр истәлегенә багышланган "Әрнү һәм хәтер" китабы күргәзмәсе (төзүчеләре Геннадий Рыжков һәм Лаеш ягы музее хезмәткәрләре) җәлеп итте. "Алтын көз" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан җәмәгатъчелек игътибарына тәкъдим ителгән альбомда соңгы дистә елларда сәяси репрессияләр корбаннары республика һәм район җәмгыятьләре барлыкка килүнең төп чорлары чагылыш тапкан. Күргәзмәгә килүче күп санлы кешеләр арасында безнең районнан конференция делегаты, сәяси репрессияләр корбаннарының район җәмгыятенә җитәкчелек итүче Мәдинә Сәгыйтова да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев