Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Экстрим шартларында

Бу көннәрдә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә ГИМС һәм 118 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре катнашында суга батучы кешеләрне коткару буенча тактик-строевой өйрәнүләр үтте. Практик өлеш барышында көзге-кышкы чорда начар һава шартларында кешеләрне коткарганда йөзү чаралары белән идарә итү, зыян күрүчеләрне ярга эвакуацияләү алымнары каралды һәм суда иминлек тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде....

Бу көннәрдә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә ГИМС һәм 118 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре катнашында суга батучы кешеләрне коткару буенча тактик-строевой өйрәнүләр үтте.

Практик өлеш барышында көзге-кышкы чорда начар һава шартларында кешеләрне коткарганда йөзү чаралары белән идарә итү, зыян күрүчеләрне ярга эвакуацияләү алымнары каралды һәм суда иминлек тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Экстремаль - көчле җил һәм каты дулкын шартларында үтүче өйрәнүләр личный составның теләсә нинди һава шартларында да суда бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә килергә сәләтле булуын күрсәтте. Бозлы суга төшкән шартлы зыян күрүче ролендәге участок инспекторы Александр Пыренковны операция нәтиҗәсендә уңышлы төстә судан чыгардылар һәм беренче ярдәм күрсәттеләр.

Билгеле булганча, көзге-кышкы чорда су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләр үлеменә яки җәрәхәтләнүгә китерә. ГИМС хезмәткәрләре гражданнардан сак булуларын һәм сулыкларда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәүләрен үтенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево учения ГИМС