Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эте өчен хуҗасы җавап биргән

Этләрне борынчыксыз урамга алып чыгу, өстәвенә шәһәр һәм авыл урамнарына үзләрен генә чыгарып җибәрү тыелганлыгын һәркем белә. Әмма редакциягә һаман-һаман район кешеләреннән шалтыратулар килә. Алар торак пунктлар урамнары буйлап иркенләп йөрүче теге я бу этләр өере турында хәбәр итәләр. Иртәме-соңмы бу хайваннарның хуҗаларына закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. Әмма...

Этләрне борынчыксыз урамга алып чыгу, өстәвенә шәһәр һәм авыл урамнарына үзләрен генә чыгарып җибәрү тыелганлыгын һәркем белә.

Әмма редакциягә һаман-һаман район кешеләреннән шалтыратулар килә. Алар торак пунктлар урамнары буйлап иркенләп йөрүче теге я бу этләр өере турында хәбәр итәләр.

Иртәме-соңмы бу хайваннарның хуҗаларына закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. Әмма эт хуҗалары бу турыда ничектер оныталар. Судка чакыру кәгазе килгәнчегә кадәр.

-Күптән түгел бездә суд булды. Анда этен үзен генә урамга чыгарган Лаеш кешесе җавап тотты. Нәтиҗәдә эт мәктәп укучысын тешли, - дип мисал китерә Лаеш район суды судьясы Лилия Сибатова. - Бала нык курка һәм стресс кичерә, дәвалану үтә. Шул ук вакытта гамәлдәге гражданнар законнарында мораль зыянны компенсацияләү турында норма каралган.

Үсмернең әтисе законның әлеге нормасыннан файдалана һәм мораль зыянны компенсацияләү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә.

Аның таләпләре канәгатьләндерелә һәм эт хуҗасыннан 15000 сум акча түләттерелә. Суд карары закон көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево домашние животные