Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты Фәрит Мөхәммәтшин 43нче участокта, Казанның 116нчы лицеенда тавыш бирә. Участокка республика парламенты спикеры хатыны Луиза Мөхәммәтшина белән килде. Тавыш биргәннән соң ТР Дәүләт Советы Рәисе журналистларга үзенең гражданлык бурычын үтәвен әйтте: "Мин республика парламенты карарының дөреслеген расларга...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин 43нче участокта, Казанның 116нчы лицеенда тавыш бирә. Участокка республика парламенты спикеры хатыны Луиза Мөхәммәтшина белән килде.

Тавыш биргәннән соң ТР Дәүләт Советы Рәисе журналистларга үзенең гражданлык бурычын үтәвен әйтте: "Мин республика парламенты карарының дөреслеген расларга телим: 15 ел элек федеральзакон буенча 91нче маддәне гамәлдән чыгармадык - без бары әлеге маддә нормасын туктатып тордык. Һәм менә хәзер ул яңадан көченә керде. Кешеләр Президент өчен, үз территорияләре депутатлары өчен иавыш бирергә тиеш, бу аларның хокукы. Без республикабызның киләчәктәге үсешен бу сайлаулар белән бәйлибез. Татарстанның тормышның төрле тармаклары һәм юнәлешләрендә ирешелгәннәр бар дәрәҗәдәге муниципаль берәмлекләр депутатлары, муниципалитетлар советлары рәисләре тарафыннан якланырга тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево