Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ГАИга 80 ел

1936 елның 3 июлендә Халык Комиссарлары Советы Дәүләт автоинспекциясе турындагы Нигезләмәне раслый. Илебездә бу көнне дәүләт автоинспекциясенә нигез салынган көн дип исәплиләр. Людмила НИКИФОРОВА Автор фотосы Узган 80 елда бүлекчә үз структурасын үзгәртә, яңа вазифалар барлыкка килә, әмма элеккечә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү төп бурыч булып кала. Лаеш районы ГАИ...

1936 елның 3 июлендә Халык Комиссарлары Советы Дәүләт автоинспекциясе турындагы Нигезләмәне раслый. Илебездә бу көнне дәүләт автоинспекциясенә нигез салынган көн дип исәплиләр.

Людмила НИКИФОРОВА

Автор фотосы

Узган 80 елда бүлекчә үз структурасын үзгәртә, яңа вазифалар барлыкка килә, әмма элеккечә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү төп бурыч булып кала.

Лаеш районы ГАИ бүлекчәсендә өлкән буын эстафетасын алып тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. 1960-1970 нче елларда дәүләт автоинcпекторы булып эшләгән Николай Романовны әле дә искә алалар. Юл инспекторы Александр Карсалов (1964-1971 еллар) тарафыннан күп кенә юл һәлакәтләренең сәбәбе ачыкланган. ГАИ начальнигы Юрий Лаврентьев, инспектор Сәгыйт Шәйхетдинов һәм башкалар яхшы истәлекләр калдырганнар. Владимир Щеголев, Владимир Архипов, Марат Низамов, Сергей Устюжин төрле вакытларда ЮХИДИ бүлекчәсен җитәкләгәннәр.

2013 елдан Россия ЭЭМ Лаеш районы ЮХИДИ бүлекчәсенә полиция майоры Илдар Вәлиуллин җитәкчелек итә. Шул ук елда хезмәт вазифаларын намуслы үтәгәне һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүдә катнашуы өчен ул ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов Рәхмәтенә һәм Россия Президенты Владимир Путин Грамотасына лаек була.

Автомобиль юллары челтәре үсә, шуның белән транспорт чаралары саны да арта. Элегрәк районда ел дәвамында булган юл һәлакәтләре беркетмәләре юка бер папка булса, ә хәзер бер айда юл транспорт һәлакәтләре саны 120гә җитә! Шуңа күрә бүлек эшчәнлегенең эш күләме ачык күренә.

ЮХИДИ эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе - пропаганда. Әңгәмәләр, бәйгеләр үткәрү белән бергә пропаганда бүлекчәсе юл һәлакәтләрен профилактикалау буенча төрле акцияләр оештыра һәм республика конкурсларына катнашучылар әзерли. Ул "Юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ГКУ белән хезмәттәшлек итә. Безнең район вәкилләре "Яшел ут" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясыйлар. Мәсәлән, 2010 елда Столбищеның "Умка" балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Хисамова беренче урын алса, ә 2016 елда "Радуга" (Лаеш) беренче булды. "Автобабай" бәйгесендә Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина яхшы нәтиҗәләргә ирешә: 2014 елда беренче, ә 2015 елда икенче урын алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында үткән республика үзешчән сәнгать конкурсларында ЮХИДИ начальнигы Илдар Вәлиуллинның әнисе Рәвилә Вәлиуллина даими катнаша. Ул 2013-2016 елларда призлы урыннар яулады. Илдар Илфарович үзе ике тапкыр бу бәйгедә җиңүче булды. Лаеш картингистлары да республика дәрәҗәсенә чыга.

Юл-патруль хезмәте инспекторларына юлларда үлем, җәрәхәтләр, металл өемнәре һәм һәлакәттә якыннарын югалтучылар белән очрашырга туры килә.

Юл хәрәкәте иминлеге күп яктан дәүләт техник хезмәт күрсәтү станциясе белгечләренең һөнәри осталыгына һәм принципальлегенә бәйле.

Бүлек хезмәткәрләре җәмәгать тормышында актив катнашалар. Үз осталыкларын даими күтәрәләр. Монда тәҗрибәле профессионаллар эшли. Пропагандалау буенча инспектор Мөдәррис Газизуллин 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү чорында хезмәт вазифаларын намуслы башкаруы өчен ТР ЭЭМ министры Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Һава торышы нинди булуга карамастан, үз вакытлары белән исәпләшмичә ГАИ хезмәткәрләре ярдәмгә ашыгалар һәм кешеләр гомерен саклау өчен барын эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГАИ