Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Газетага язылган өчен телевизор“ акциясе старт ала

"ТАТМЕДИА" АҖ үз укучылары өчен призлар уйнатылачак акция игълан итә. Төп приз телевизор булачак. Катнашу өчен 2016 елның 30 июненә кадәр "ТАТМЕДИА" АҖ чыгара торган кимендә өч басмага 6 айга язылырга кирәк. Язылу квитанцияләрен (яки язылу өчен оn-лайн түләү турында кәгазьне) "Акция" билгесе белән 2016 елның 15 июленә кадәр түбәндәге...

"ТАТМЕДИА" АҖ үз укучылары өчен призлар уйнатылачак акция игълан итә. Төп приз телевизор булачак.

Катнашу өчен 2016 елның 30 июненә кадәр "ТАТМЕДИА" АҖ чыгара торган кимендә өч басмага 6 айга язылырга кирәк. Язылу квитанцияләрен (яки язылу өчен оn-лайн түләү турында кәгазьне) "Акция" билгесе белән 2016 елның 15 июленә кадәр түбәндәге адреска җибәрегез: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт яки podpiska@tаtmedia.ru. Үзегезнең элемтә телефоныгызны күрсәтү мәҗбүри. Акция 2016 елның 18 апреленнән 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Акциядә катнашучы басмалар исемлеге, шулай ук шартлар, призлар саны һәм аларны алу тәртибе белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Араларында санлы фотоаппарат һәм "Кукмара" савыт-сабалар җыелмалары булган призларны уйнату 2016 елның 19 августында булачак. Иң актив язылучыларны (иң күп суммага язылган кешеләрне) өстәмә бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район акция телевизор подписчики