Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Герой булып тумыйлар

Лаешның Җиңү паркында 10 декабрьдә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг булды. Аяз көн таныш көй тавышлары белән тулды. Хәтер стенасының символик аркасында кояш нурлары алтынланып яна. "С чего начинается Родина?" җырының сүзләре Лаеш кешеләре һәм кунаклары белән тула барган Җиңү паркы наратлары өстендә яңгырый. Тантаналы митингка Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары,...

Лаешның Җиңү паркында 10 декабрьдә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг булды.

Аяз көн таныш көй тавышлары белән тулды. Хәтер стенасының символик аркасында кояш нурлары алтынланып яна. "С чего начинается Родина?" җырының сүзләре Лаеш кешеләре һәм кунаклары белән тула барган Җиңү паркы наратлары өстендә яңгырый. Тантаналы митингка Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары, мәктәп укучылары, шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре җыелган.

Митингны ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев ачты.

Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Районның көч структуралары вәкилләре честь биреп тораташ каттылар. Мәңгелек утның саргылт-кызыл ялкыны мизгелнең тантаналы булуын ассызыклады.

Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән җыелганнарга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов мөрәҗәгать итте. Ул әлеге шактый яшь бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм якташыбыз - Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин белән таныштырды.

Укучыларның исенә төшерәбез, Фидүс Фәиз улы узган гасырда - 1977 елның августында "Арктика" атом бозваткычының Төньяк полюска легендар экспедициясендә катнаша.

Дөнья тарихында беренче тапкыр совет бозваткычы Җирнең боз түбәсенә, аның иң биек ноктасына барып җитә. Экспедиция бик катлаулы табигать һәм климат шартларында үтә. Салкынлык кырык градустан да түбәнрәк була. Бозваткыч ерып барган бозлар Төньяк Боз океанына берничә метр тирәнлеккә китәләр. Үз өлешләренә тигән сынауларны узу өчен экипаждан батырлык һәм ныклыкка ия булу сорала.

Пар җитештерүче атом җайланмасының өлкән мастеры Фидүс Әсхәдуллин юашлардан булмый. Аңа СССР флагын урнаштыру һәм күтәрү өчен тимер флагшток беркетүне ышанып тапшыралар. Ул әлеге мактаулы миссияне намус белән үти һәм Төньяк полюс өстендә безнең бөек илебез байрагы җилферди.

Диңгезчеләрнең югары һөнәри осталыгы, бер-берсенә ярдәмгә әзерлекләре, экипажның бар әгъзаларының көйләнгән һәм төгәл гамәлләре, атомоходның грамоталы һәм югары квалификацияле командирлар составы тиңе булмаган диңгез кичүен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Төньяк полюсны буйсындыру Россия державасы атом флотының бар куәтен күрсәтә.

"Арктика" бозваткычының эксперименталь рейсын әзерләүгә һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе һәм күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Фидүс Әсхәдуллинга 1977 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

2015 елның тугызынчы декабрендә, Ватан Геройлары көнендә, ул Идел буе федераль округының бар төбәкләреннән килгән башка Россия һәм Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары белән бергә Татарстан башкаласында булды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында җыелганнарны Россия Федерациясе Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Лаешта митингта Фидүс Фәизович үсеп килүче буынны авырлыклар алдында куркып калмаска, мәктәп белемнәрен сеңдереп, киләчәккә дә җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булу өчен, үз белемеңне күтәрү белән шөгыльләнергә чакырды.

Әфганстан сугышы һәм башка локаль сугышлар инвалидларының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Лаеш районы филиалы рәисе Сергей Косырев та үз чыгышында яшь гражданнарга карата әлеге чакыруны күтәреп алды. Ул Әфганстанда безнең гаскәрләрнең сугышчан операцияләре вакытында үз хезмәттәшләре батырлыгын һәм геройлыгын үрнәк итеп китерде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатларында мондый чаралар үткәрүнең зарурлыгын билгеләп үтте.

Һәлак булган Ватан Геройларын бер минут тын торып искә алдылар. Парктагы тынлыкта метрономның төгәл тавышы һәм Мәңгелек ут ялкыны телләренең чытырдавы гына ишетелә иде. Тынлыктан соң чәчәкләр салу тантанасы башланды.

Лаеш оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре якташ геройлар бюстлары янына чәчәк салдылар. Мәңгелек утка һәм Хәтер стенасына исә - Лаеш оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм уку йортлары вәкилләре.

Тантаналы митингны анда катнашучыларның Хәтер стенасы янында бергәләп фотога төшүе төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево митинг День Героев Отечества