Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халык дружинасына лаеклыларны алалар

Узган ел районда халык дружинниклары ярдәмендә алты җинаять ачылган һәм 127 административ хокук бозу ачыкланган. Моннан тыш, ДНД әгъзалары даими төстә шәһәр һәм башка торак пунктлар урамнарында офицерлар патруле составында җәмәгать тәртибен саклауда, шулай ук төрле массакүләм чаралар үткәрү вакытында катнашалар. -2015 елда район штабы гражданнардан үзләрен халык дружинасына алу...

Узган ел районда халык дружинниклары ярдәмендә алты җинаять ачылган һәм 127 административ хокук бозу ачыкланган.


Моннан тыш, ДНД әгъзалары даими төстә шәһәр һәм башка торак пунктлар урамнарында офицерлар патруле составында җәмәгать тәртибен саклауда, шулай ук төрле массакүләм чаралар үткәрү вакытында катнашалар.


-2015 елда район штабы гражданнардан үзләрен халык дружинасына алу турында 160 гариза кабул итте, - дип җәмәгатьчелек белән эшкә аңлатма бирә ОПОП начальнигы Чыңгыз Рахманкулов. - Кандидатларның һәркайсы буенча кирәкле тикшерү үткәрелә. Сайлап алганда өстенлек полициядә эшләргә теләүче гражданнарга яки хокук саклау органнары һәм башка көч структураларының элекке хезмәткәрләренә, ЧОП сакчыларына, яхшы физик әзерлекле һәм тел тидермәслек характеристикасы булган инициативалы яшьләргә бирелә. Мондый таләпләр очраклы түгел. Хәзерге вакытта дружинниклар җәмәгать тәртибен саклаганда физик көч кулланырга һәм кирәк булганда беренче медицина ярдәме күрсәтергә хокуклылар. Бүгенге көндә һәр авыл җирлегендә өчтән бишкә кадәр ирекле кеше дежур тора.


Халык дружиналары абруе һәм дәрәҗәсе күтәрелә. Дружинникларга тантаналы төстә таныклык тапшырып кабул итүләре дә моңа этәрә. Иң актив һәм намуслылары мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча Рүзәл Шакиров халык дружиналары эшчәнлеген координацияләү буенча республика штабы тарафыннан 5 мең сум күләмендә акчалата премия белән билгеләнгән. Ә аның коллегалары, Пәрәүдән Илнур Арсланов һәм Лаештан Иван Кренковка беренче тәртип саннары булган таныклыклар алу бәхете тия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ДНД

2
X