Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәйрия. ICL компаниясеннән бәйрәм бүләкләре

ICL компаниясе Лаешның "Рябинка" балалар бакчасы сабыйларына бик яхшы яңа ел бүләге ясады. Аның белем бирү учреждениеләре белән эшләү төркеме хезмәткәрләре Рамил Хөснетдинов һәм Рамил Саттаров балаларга бүләккә аңны үстерүче "Лего" комплектлары алып килделәр. Меценатлар Лаеш районында еш кунаклар. Август аенда ачылган бакча капкасы янында кунакларны Кыш Бабай һәм Кар...

ICL компаниясе Лаешның "Рябинка" балалар бакчасы сабыйларына бик яхшы яңа ел бүләге ясады. Аның белем бирү учреждениеләре белән эшләү төркеме хезмәткәрләре Рамил Хөснетдинов һәм Рамил Саттаров балаларга бүләккә аңны үстерүче "Лего" комплектлары алып килделәр.

Меценатлар Лаеш районында еш кунаклар. Август аенда ачылган бакча капкасы янында кунакларны Кыш Бабай һәм Кар кызы каршылады. Яңа ел бүләген тапшыру уңаеннан тантана балалар, әти-әниләр, педагоглар, Лаеш районы мәгариф идарәсе вәкилләре катнашында чыршы янында үтте. Кунаклар "Лего" компаниясе директоры Ольга Ломбас һәм ICL генераль директоры урынбасары Евгений Степановтан Яңа ел котлауларын укыдылар.

-Без яңа ел бүләкләребез уеннарда актив кулланылыр һәм балаларга үсәргә ярдәм итәр, дип өметләнәбез, - дип теләкләрен белдерде иганәчеләр. - Үсегез һәм өйрәнегез. Безнең компьютер җайланмаларын һәм аңны үстерүче "Лего" комплектларын файдаланып, сез инженерлар һәм конструкторлар була аласыз.

Мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Венера Дәүлиева педагогларга Лего-комплектны уен эшчәнлегендә файдалану һәм куллану буенча укулар үтәргә тәкъдим итте һәм хәйриячеләргә рәхмәт сүзләре әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район детский сад Рябинка