Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Идел буенда беренче автоузышның 100 еллыгына

Узган ялларда Лаешта ретромобильләр парады булды. Казанның "Меңъеллык" мәйданында старт алган дистәләрчә машина Оренбург трассасы буйлап җилдерде. Лаешка килеп җиткән автомобильләр шәһәр үзәгендә, Собор мәйданында тукталдылар. Алар арасында үз илебез һәм чит илләр автосәнәгате легендалары: "Бьюик", "Форд", "Мерседес", "Кадиллак", "Опель", "ГАЗ", "Москвич" һәм башкалар бар иде. Раритетлар шәһәр кешеләренең игътибарын...

Узган ялларда Лаешта ретромобильләр парады булды. Казанның "Меңъеллык" мәйданында старт алган дистәләрчә машина Оренбург трассасы буйлап җилдерде. Лаешка килеп җиткән автомобильләр шәһәр үзәгендә, Собор мәйданында тукталдылар. Алар арасында үз илебез һәм чит илләр автосәнәгате легендалары: "Бьюик", "Форд", "Мерседес", "Кадиллак", "Опель", "ГАЗ", "Москвич" һәм башкалар бар иде.

Раритетлар шәһәр кешеләренең игътибарын үзенә җәлеп итте. Теләге булган һәркем иң искесенә нәкъ йөз ел булган матур автомашиналар янында фотосурәткә төшә алды. Идел буенда беренче автоузышның 100 еллыгына багышланган "Казан-Лаеш-Шуран" автораллие Автомобильчеләр көненә бүләк тә булды.

Автоузышта катнашучыларны каршылап башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен билгеләп үтте. Бай үткәне булган машиналар - ул тулы бер эпоха чагылышы бит. Күргәннәрдән чыгып, күңелдән генә автосәнәгать башлангычына кире кайтырга һәм аның төп үсеш чорларын күз алдына китерергә мөмкин иде.

Күпләрне бер гасырлык "Форд-фаэтон" һәм 1929 елгы "Форд-А" кызыксындырды. Аларның хуҗасы шаяртып кына автомобильләргә кагылмаска кушты, чөнки алар бик иске булганлыктан, теләсә кайсы вакытта ватылырга мөмкин. Чынлыкта исә машиналар өр-яңа кебек күренәләр: кара күмер төсендә, шомартып ялтыратылган, ялтыравык хром детальләр белән.

-Үз машиналарым өчен запас частьләрне мин бар дөнья буйлап жыям. Оригинальләрен эзлим, ә кайбер ретро-карлар җыючылар кебек заманча детальләр белән камилләштермим. Шуңа күрә машинаны тулысынча реставрацияләүгә, аның "эчке органнарын" да кертеп, 10-15 ел вакыт кирәк, - дип аңлата Камил Шайдаров.

Иске автомашиналар сөюче коллекциясендә егерме машина бар, аларның 14е төзек хәлдә. Камил Җәүдәт улы КАИның өченче курсы студенты булганда ук 1932 елда чыгарылган иске "Опель" сатып ала, аны эш хәленә килгәнче төзекләндерә, һәм шул вакыттан ретромобильләр белән мавыгуы бетмәгән.

-Минем һәр автомобилемнең, кешеләрнеке кебек, үз тарихы бар: бер җирдә "туган", төрле илләр һәм шәһәрләр юллары буйлап үткән, төрле кешеләргә хезмәт иткән, - дип өсти коллекционер. - Минем бер фордым Америкадан килгән. Мин аны музейда күрдем, яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым һәм сатып алдым.

1959 елгы "Волга" хуҗасы Әмир Фәттахов үз машинасын берничә автомобиль запас частьләреннән җыюы турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, тарихи кыйммәткә ия техниканы ул бик начар хәлдә тиеннәргә сатып алган. Бер ел эчендә аны "көпчәкләргә бастырган" һәм бүген ул миллион сумнар тирәсе тора. Әмиргә үз илебез автосәнәгате экземплярлары ошый.

-"ГАЗ-21" күпләргә "Берегись автомобиля" фильмы буенча таныш. Хәтерлисезме, фильмның төп герое Юрий Деточкин шундый "Волга"ларны куып алып китә, - дип елмаеп сорый Әмир Фәттахов. - Минем ретро-машиналарым дүртәү: тагын бер "Волга", "ГАЗ М-20", "Чайка", 1967 елгы аз метражлы модельле "Москвич". Ни өчен мин бар искене яратаммы? Моны аңлатып булмый. Мөгаен, искелек һәм стиль игътибарны җәлеп итәдер.

Узышта катнашучылар җылы каршы алудан канәгать калдылар. Алар өчен Лаеш буйлап экскурсия үткәрделәр, аннан соң кунаклар музейда да булдылар. Анда аларга автоузышның 100 еллыгына багышланган "Казан-Лаеш-Шуран" экспозициясен күрсәттеләр. Бу елның истәлекле вакыйгасы уңаеннан, ретрораллида катнашучылар музейның мактаулы кунаклар китабында үз язмаларын калдырдылар.

-Бүгенге узыш - тулы мәгънәсендә ралли түгел. Тик күргәнебезчә, безнең машиналар - бик яхшы халәттә, - дип үзенең фикерен җиткерде "Авторетроклуб -21" башкарма директоры Андрей Лебедев. - Тик якын киләчәктә үзебез дә чын форматтагы раллины тормышка ашыра алырбыз дип өметләнәм. Өстәвенә сезнең администрация дә бу чараны ел саен үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев