Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Илдус Зарипов: “Монда бәхет булачак!”

“Яңа Сокуры” коттедж поселогында мәчеткә нигез ташы салынды.

Автор фотосы

Сокуры авыл җирлегендә яңа поселок төзелүен дәвам итә, үз төсен ала. Бүген монда калган җир участоклары сатыла, инфраструктура формалаша. Узган шимбәдә мәчеткә нигез ташы салу уңаеннан төзүчеләр зур “Сабантуй” бәйрәме оештырдылар.

Коттедж поселогына килгән Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов мөһим сүзләр әйтте: “Бу территорияне үзләштерү мәчет төзүдән башлана икән – димәк монда бәхет булачак! Тынычлык һәм иминлек булачак!”

Бүген поселокта яшәүчеләр белән аларның сөенечләрен уртаклашырга килгән күп санлы кунаклар да монда тормышның тыныч, имин булуын теләделәр. Алар арасында Казан шәһәренең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Булат хәзрәт Мөбарәков, “Яңа Сокуры” поселогы җир участоклары милекчесе Илсур Дияров һәм башка җаваплы затлар бар иде. Кунаклар өчен поселокның зур мәйданында күңел ачу аттракционнары, балаларга уен мәйданчыклары, фермер продуктлары һәм үзмәшгуль эшмәкәрләр товарларын сату оештырылды. Сәламәт туклану әйберләре арасында чикләвекләр, кузаклылар һәм бөртеклеләр нигезендә балансланган эчемлекләр бар иде. Сабантуйда катнашучылар төрле төрдәге үсемлек сөтләреннән авыз иттеләр.

Бәйрәмгә Татарстанның төрле районнарыннан туклану продуктлары җитештерүче үзмәшгульләр килгән иде. Павильоннарның берсендәге кунакчыл хуҗабикә Ләйсән Питрәч районында яши һәм ат, сыер, күркә, тавык ите нигезендә хәләл продуктлар җитештерә. Натураль состав, имин ыслау, искиткеч тәм, бу бренд сатып алучыларны җәлеп иткән инде. Ләйсән камыр һәм кондитер ризыкларын да натураль составта һәм глютеннан башка әзерли. Сабантуйда катнашучы үзмәшгульләр арасында кул эшләре осталары да бар иде, алар балаларны да, өлкәннәрне дә бик теләп үзләренең һөнәрләренә өйрәттеләр. Мәсәлән, печенье һәм прәннекләрне азык буяулары белән бизәргә, мәрҗәннәрдән бизәнү әйберләре үрергә һәм башкаларга өйрәнергә була иде.

Балаларга барысы бар иде: атларда, машинкаларда йөрү,батутта сикерү һәм төрле тәм-томнар. Ә аларның әти-әниләре, әби-бабаларының күңелләре күтәренке булды – поселокта эш кайный, тормыш җайлана, ә яңа мәчет, әлбәттә, төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев