Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Интернет контроль астында

Лаеш районы прокуратурасы экстремизм эчтәлегендәге мәгълүмат урнаштырылган сайтлар таба. Интернет киңлекләре иксез-чиксез. Экстремистлар тыелган материалларны тарату өчен шуннан файдалана да. Мониторинг барышында Лаеш районы прокуратурасы экстремистлык материалларының федераль исемлегенә кертелгән мәкаләләр бастыручы 10 сайтны ачыклады. Мәсәлән, аларда А.А.Добровольский мәкаләләре табылган. Суд карарларына ярашлы төстә, күрсәтелгән мәкаләләрне Россия Федерациясенең бар территориясендә...

Лаеш районы прокуратурасы экстремизм эчтәлегендәге мәгълүмат урнаштырылган сайтлар таба. Интернет киңлекләре иксез-чиксез. Экстремистлар тыелган материалларны тарату өчен шуннан файдалана да.

Мониторинг барышында Лаеш районы прокуратурасы экстремистлык материалларының федераль исемлегенә кертелгән мәкаләләр бастыручы 10 сайтны ачыклады. Мәсәлән, аларда А.А.Добровольский мәкаләләре табылган. Суд карарларына ярашлы төстә, күрсәтелгән мәкаләләрне Россия Федерациясенең бар территориясендә тарату тыелган.

-Россия законнары экстремистлык материалларының федераль исемлегенә кертелгән экстремистлык мәкаләләрен массакүләм тарату өчен җаваплылык билгеләде. Шулай ук аларны җитештерү һәм саклау өчен дә җәза каралган, - дип аңлатма бирә Лаеш районы прокуроры Дмитрий Белянин. - Исемлек РФ юстиция министрлыгының http://minjust.ru/ru/extremist-materiaIs?fieId_extremist_content_vaIue=. сайтында һәркемгә ачык. Экстремистлык материалларының федераль исемлеге Россия юстиция министрлыгына килүче материалларны экстремистлык дип табу турында закон көченә кергән суд карарлары күчермәләре нигезендә формалаша.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура күрсәтелгән мәкаләләрне Россия Федерациясенең бар территориясендә тарату тыелган мәгълүматлар дип табу турында ике дәгъва гаризасын судка җибәрде.

Шул ук ваыктта суд карарлары күчермәләрен домен исемнәрне Интернет челтәренең шуңа туры килүче сайтларында куллануны чикләү максатыннан булдырылган Бердәм реестрга кертү өчен Россия Роскомнадзорга җибәрү турындагы мәсьәлә куелды.

Прокурор тәэсир итүе актлары каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Интернет экстремизм