Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җирдә тынычлык хакына

Фашист Германиясен Җиңү көненнән безне 70 ел аерып тора. Канкойгыч сугышта тынычлыкны саклап калган сугышчыларны рәхмәт хисе белән искә алабыз. Лаешның үзәк балалар китапханәсендә "Җирдә тынычлык хакына" республика конкурсының район этабы үтте. Аны республика балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты оештырды. Шигырь сөйләү осталыгында районның 12 мәктәбеннән 86 укучы...

Фашист Германиясен Җиңү көненнән безне 70 ел аерып тора. Канкойгыч сугышта тынычлыкны саклап калган сугышчыларны рәхмәт хисе белән искә алабыз.

Лаешның үзәк балалар китапханәсендә "Җирдә тынычлык хакына" республика конкурсының район этабы үтте. Аны республика балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты оештырды.

Шигырь сөйләү осталыгында районның 12 мәктәбеннән 86 укучы һәм С.И.Мурзина исемендәге "Мурзилки" балалар халык театры артистлары ярышты. Бөек Ватан сугышы турындагы мәктәп программасында өйрәнелми торган шигырьләр һәм чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ике дәүләт телендә - русча һәм татарча сөйләделәр.

Конкурста җиңүчеләрне составына ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге, үзәк һәм үзәк балалар китапханәләре белгечләре кергән жюри билгеләде. "9-11 яшьлек балалар арасында Бөек Ватан сугышы турында яттан шигырь сөйләү" номинациясендә призлы урынны Илшат Миңнуллин (Державино мәктәбе) алды. Ә "12-14 яшьлек үсмерләр арасында Бөек Ватан сугышы турында чәчмә әсәрдән өзек уку" номинациясендә иң яхшысы дип Луиза Әхмәдиева (Габишево мәктәбе) танылды. Конкурсның район этабында призлы урыннар алган балалар республика этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево