Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кагыйдә боздыңмы – закон буенча җавап бир

Дәүләт автоинспекциясе махсус хокуктан мәхрүм итү турында карарны үтәү тәртибен искә төшерә. Илдар Вәлиуллин, Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы. Транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән машина йөртүче судның шуңа туры килүче карары көченә кергәннән соң өч эш көне дәвамында йөртү таныклыгын үзенең чынлыкта яшәү урыны буенча ЮХИДИ...

Дәүләт автоинспекциясе махсус хокуктан мәхрүм итү турында карарны үтәү тәртибен искә төшерә.

Илдар Вәлиуллин, Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

Транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән машина йөртүче судның шуңа туры килүче карары көченә кергәннән соң өч эш көне дәвамында йөртү таныклыгын үзенең чынлыкта яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга тиеш. Монда таныклык махсус хокуктан мәхрүм итү срогы төгәлләнгәнче сакланачак.

Таныклыкны тапшырудан качу очрагында мәхрүм итү срогы өзелә. Ул бары тик машина йөртүче таныклыгын тапшыргач яки аны югалту турында гариза китергәч кенә дәвам итә.

Машина йөртүче шуңа туры килгән җәза турындагы карар көченә кергән көннән махсус хокуктан мәхрүм булып санала. Әгәр бу очракта ул транспорт чарасы белән идарә итә икән, шул исәптән үзендә тапшырылмаган йөртү таныклыгы булса да, аны чираттагы җәза көтә: утыз мең күләмендә административ штраф салу яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест, яисә йөздән ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр. Шул ук вакытта, ул идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсуслаштырылган тукталышка куела.

Транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм булу срогы үткәннән соң таныклык автосөючегә кире кайтарыла, әмма аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен тикшергәннән һәм ул юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозган өчен салынган административ штрафны түләгәннән соң гына. Машина йөртүче идарә итү хокукыннан исерек булганы, медицина тикшерүе үтүдән баш тартуы, яки юл һәлакәтеннән соң алкоголь куллануы өчен мәхрүм ителгән булса, йөртү таныклыгын кире кайтару өчен аңа шулай ук транспорт чарасы белән идарә итүдән тыюлар юклыгы турында медицина белешмәсе кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәртә һәм машина йөртүчеләрне руль артында бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИБДД

2
X