Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кама ярларына “Йолдызлы десант“ төште

29 июльдә Лаеш районында "Йолдызлы десант-2014 " - палаткалы лагерьларның IX нчы төбәкара слеты ачылды. Татарстан, Удмуртия, Башкортостан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 190 лап үсмер Кама буенда ял итәр, яңа дуслар табар, аралашу күнекмәләре алыр һәм үз сәләтләрен ачар. Слетка кыен тормыш хәлендәге балалар килә. Шуңа күрә җитәкчеләргә алар ялын...

29 июльдә Лаеш районында "Йолдызлы десант-2014 " - палаткалы лагерьларның IX нчы төбәкара слеты ачылды. Татарстан, Удмуртия, Башкортостан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 190 лап үсмер Кама буенда ял итәр, яңа дуслар табар, аралашу күнекмәләре алыр һәм үз сәләтләрен ачар.

Слетка кыен тормыш хәлендәге балалар килә. Шуңа күрә җитәкчеләргә алар ялын оештыруда зур җаваплылык йөкләнә.

-Смена бик тыгыз һәм күп төрле, - дип аңлата "Йолдызлы десант" коммерциячел булмаган автоном оешма директоры Люция Ибраһимова. - Балалар өчен уеннар, конкурслар, ярышлар каралган. Командалар җитәкчеләре өчен - тәҗрибә уртаклашу, түгәрәк өстәлләр, өйрәтү семинарлары. Аларның "куркыныч төркем"дәге балалар белән эшли торган программаларын тәкъдир итү планлаштырыла. Слетка профилактик эш белән шөгыльләнүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре чакырылган.

"Йолдызлы десант"ның рәттән өченче ел Лаеш районында үткәрелүе очраклы түгел. Палаткалы лагерь тарихы 2006 елда нәкъ менә монда, Ак тауларда башлана. Лаешлылар Кама ярындагы әлеге искиткеч урынны шулай атыйлар. Монда командалар икенче, өченче кат киләләр. Яңа катнашучылар да өстәлә.

Лаеш районында эре республика һәм бөтенроссия чаралары үткәрү буенча зур тәҗрибә тупланган. Шушы көннәрдә генә "Кама диңгезе" бөтенроссия регатасы узды, анда спортчылар җиде төбәктән килгән иделәр.

Оештыручылар иркенләп сулыш алырга өлгермәделәр, инде яңа кунакларны каршы алалар. Палаткалы лагерьларның төбәкара слетында катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Карсалов сәламләде.

Алты көн дәвам итәчәк смена ачылган көнне командаларны тәкъдир итү булды. Балаларның очкын чыгарырлык чыгышлары һәм супер алып баручы үсмерләргә нык тәэсир итте.

-Бу искиткеч булды! - диделәр Лаеш районы кунаклары, бер команда катнашучылары. - Без монда күңелле һәм рәхәт дип ишеткән идек инде, әмма болай ук булыр дип уйламадык.

-Монда өч смена үтәчәк. Безнеке "Пилигрим" дип атала, ул "юлчы" мәгънәсендә. Барысы да экскурсия кебек булачак. Без креатив булырга тиеш, - дип үз планнары белән уртаклаша Лаеш кызлары. Аларны "Йолдызлы десант"ның өлкән кешеләре дип атарга була. - Безне монда актив кешеләрнең күп булуы, яхшы кәеф җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев