Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Китмим әле яшьлегемнән

Илебез буенча өлкәннәр ункөнлеге атлый. Төрле чаралар: өлкәннәрне хөрмәтләү, бүләкләр тапшыру, бергәләп чәй эчүләр үтә. Өлкәннәр һәрберсе аерым шәхес - алар арасында зур тормыш тәҗрибәсенә һәм үзенчәлекле язмышка ия кешеләр бар. Атабай авылы башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз фельдшеры һәм Атабай кошчылык хуҗалыгы ярдәмендә октябрь башында Атабай мәдәният йортында "Китмим...

Илебез буенча өлкәннәр ункөнлеге атлый. Төрле чаралар: өлкәннәрне хөрмәтләү, бүләкләр тапшыру, бергәләп чәй эчүләр үтә. Өлкәннәр һәрберсе аерым шәхес - алар арасында зур тормыш тәҗрибәсенә һәм үзенчәлекле язмышка ия кешеләр бар. Атабай авылы башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз фельдшеры һәм Атабай кошчылык хуҗалыгы ярдәмендә октябрь башында Атабай мәдәният йортында "Китмим әле яшьлегемнән" дигән исем астында зур бәйрәм узды. Бәйрәмгә килгән һәр өлкән кешебезне фельдшер Рания үзенең шифалы үлән сулары белән сыйлап торды. Хуҗалык тарафыннан кунаклар өчен чәй өстәле әзерләнде. Тәмле ризыклар авыз итеп, мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт карадылар. "Сезне яклау, көнкүрешегезне яхшырту, чын ярдәм күрсәтү - бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе", дип сүзен башлады авыл җирлеге башлыгы Л.Хәлилова. 50 ел бергә гомер иткән 3 гаиләне дә район башлыгы М.П.Афанасьев исеменнән дә, авыл җирлеге исеменнән дә кайнар котлады. Җыр, бию, театраль күренешләр белән үрелеп барган бәйрәмдә яңа пенсиягә чыгучыларны "ветераннар сафына" кабул иттеләр. Бәйрәм күңелле узды. Авылда туып үскән, хәзер Габишево бистәсендә яшәүче Мансур Шәрәфиев өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрикләп үзенең җырларын башкарды. Бәйрәмнән соң өлкәннәребез яшьлекләрен искә алып, биеп-җырлап, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар, дип язалар Атабай авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев