Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Комлыковалилылар үз акчаларын юкка гына кертмәделәр

Комлы Ковали авыл җирлегендә яшәүчеләр үз территорияләрен төзекләндерүгә миллион сумнан артык акча тоттылар. Аларга мондый саллы сумманы алырга Татарстанда 2014 елда старт алган үзара салым программасы ярдәм итте. 2014 елның июнендә җирле референдумда төзекләндерүне оештыруга үзара салым кертүне яклап Комлы Ковали һәм Вороновкада яшәүчеләрнең 99 %ы тавыш бирә. Шул елның...

Комлы Ковали авыл җирлегендә яшәүчеләр үз территорияләрен төзекләндерүгә миллион сумнан артык акча тоттылар. Аларга мондый саллы сумманы алырга Татарстанда 2014 елда старт алган үзара салым программасы ярдәм итте.

2014 елның июнендә җирле референдумда төзекләндерүне оештыруга үзара салым кертүне яклап Комлы Ковали һәм Вороновкада яшәүчеләрнең 99 %ы тавыш бирә. Шул елның 1 ноябренә инде 234 мең сумга якын акча җыела. Һәр кертелгән сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум бирелә. Нәтиҗәдә гомуми сумма якынча бер миллион ике йөз мең сум тәшкил итә.

-Референдум үткәргәннән соң нәкъ бер ел үткәч - 2015 елның июнендә, алдан планлаштырылганча, барлык акчалар мөселман һәм православие зиратлары коймаларын реконструкцияләүгә тотылды, - дип сөйли Комлы Ковали авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйлаҗетдинова. - Эшләр ике ай тирәсе дәвам итте һәм сентябрь азагына төгәлләнде дә. Халык акчаларыннан һәм республика дотациясеннән башка җирле бюджет әлеге кирәкле яңартуны тиз генә финанслый алмас иде. Үзара салым зиратлар чикләрен тизләтелгән темплар белән тәртипкә китерү мөмкинлеге бирде.

Гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча чираттагы референдум 2016 елның 27 мартында булачак. Җыелган акчалар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүне сизелерлек тизләтергә сәләтле, шул исәптән төзекләндерү өлкәсендә дә. Бу юлы Комлы Ковали һәм Вороновкада яшәүчеләр авыл юлларына ремонт ясарга һәм җирлекне су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район самообложение благоустройтство