Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Контрафакт белән көрәш

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең видеоконференция режимында үткән йомгаклау утырышында составында алкоголь булган продукция базарындагы хәл карап тикшерелде. ТР Хөкүмәте "Татарстан Республикасы территориясендә алкогольнең һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешенә киртә кую буенча юл картасы"н эшләгән. Аның ярдәмендә составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше белән көрәшкә контроль һәм хокук саклау...

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең видеоконференция режимында үткән йомгаклау утырышында составында алкоголь булган продукция базарындагы хәл карап тикшерелде.

ТР Хөкүмәте "Татарстан Республикасы территориясендә алкогольнең һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешенә киртә кую буенча юл картасы"н эшләгән. Аның ярдәмендә составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше белән көрәшкә контроль һәм хокук саклау структуралары белән бергә җирле үзидарә органнары да актив кушылды.

Бу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Мәсәлән, 2014 елда Татарстанда законсыз әйләнештән составында спирт булган 280 мең литр продукция алынган, ә 2015 елда - 409 мең литр. Шул ук вакыт эчендә дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафлар суммасы ике тапкырга арткан.

Узган елда составында спирт булган "икеләтә билгеләнешле" сыеклыклар әйләнешен тыю буенча шактый эш башкарылган. Бракка чыгарылган продукциянең күп өлешен составында спирт булган парфюмер-косметик эшләнмәләр - законсыз әйләнештән алынган лосьоннар, тониклар тәшкил итә. Бәясе түбән һәм кулай булганлыктан алар чып-чын бәлагә әверелә.

2014 ел белән чагыштырганда ачыкланган бозулар саны 13% ка арткан, көмешкәчеләр дә активлашкан. Кагыйдә буларак, барлык ялган аракы кәсепчеләр тарафыннан җитештерелгән. Видеоконференциядә билгеләнгәнчә, легаль булмаган алкоголь бизнесы вәкилләре үз позицияләреннән чигенергә җыенмыйлар. Алар бизнеста калу өчен яңа, тагын да үтемлерәк ысуллар эзлиләр.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков легаль булмаган алкоголь продукциясе сатучыларга карата закон кырысрак булырга тиеш дип саный.

-Аларны төрмәгә утыртырга кирәк. Беренче өч көндә үк капланучы 5 мең сумлык штрафлар - бу җәза түгел, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - Бездә мондый бозучыларга җәза бирү өчен механизмнар җитәрлек. Легаль булмаган аракы сатучы эшләп алырга теләгән 10 мең сумны аның ким дигәндә 100 мең сум чыгымына әйләндерү зарур. Контрафакт һәм составында спирт булган законсыз продукция сату турында хәбәр итүче кешеләрне бүләкләргә кирәк.

Республиканың битараф булмаган гражданнары еш кына составында спирт булган продукция сату буенча законнар бозылу турында хәбәрләр белән "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына мөрәҗәгать итәләр. Бу тикшерүләр үткәрү өчен сәбәп була. Узган елда 108 мөрәҗәгатьнең 60 ы расланды. Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линиясенә дә мөрәҗәгатьләр килә. Кешеләр туры килүче лицензиясе булмаган килеш алкоголь сату фактлары, төнлә белән алкогольле эчемлекләр сату һәм башкалар турында хәбәр итәләр.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау утырышында шундый бурыч куелды: ваклап сату базарында барлык контрафакт продукцияне легаль белән алыштырырга. Җирле җитештерүчеләрне яклау зарур. Шуны билгеләргә кирәк: Татарстан аракысына республика чикләреннән читтә дә сорау бар - ул Россия базарындагы алкоголь продукциясенең 13% ын тәшкил итә.

-Республикада аракы сатуны арттыру буенча бурычлар куелмый, - дип ассызыклады утырыш азагында ТР Премьер-министры. - Татарстанлылар аны никадәр азрак эчсә, шулкадәр яхшырак. Әмма без сатуга суррогат алкоголь чыгарырга тиеш түгел.

2015 елда Лаеш районында 600 мең литрдан артыграк алкоголь сатылган. Бу 2014 елгыга караганда 1%ка күбрәк. Районда сатылган аракының 341 мең литры Татарстанда җитештерелгән. Бу күрсәткеч 2014 ел белән чагыштырганда 2,1%ка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район контрафакт