Лаеш гыйбадәтханәләрендә Раштуа хөрмәтенә бәйрәм гыйбадәтләре үтте
Раштуа төнендә шәһәребез гыйбадәтханәләре - София соборы һәм Могҗизалар тудыручы Николай гыйбадәтханәсе кешеләр белән тулы иде. Бәйрәм гыйбадәте 22 сәгатьтә башланды. Кешеләр Булдыручы һәм Коткаручы тууның бөек могҗизасын данладылар. Бар кешегә мәхәббәт һәм хакыйкатьне бүләк итү өчен Вифлеем йолдызы астында сабый туа. Кешеләрнең йөрәкләре шатлык белән тула, һәркем үз догаларын...
Раштуа төнендә шәһәребез гыйбадәтханәләре - София соборы һәм Могҗизалар тудыручы Николай гыйбадәтханәсе кешеләр белән тулы иде. Бәйрәм гыйбадәте 22 сәгатьтә башланды. Кешеләр Булдыручы һәм Коткаручы тууның бөек могҗизасын данладылар. Бар кешегә мәхәббәт һәм хакыйкатьне бүләк итү өчен Вифлеем йолдызы астында сабый туа. Кешеләрнең йөрәкләре шатлык белән тула, һәркем үз догаларын Гайсә пәйгамбәргә юнәлтә, могҗизага, туганнары һәм якыннарының дәвалануына өметләнә, тынычлык һәм бәхет турында сорый.
Гыйбадәтханәләрдә раштуа чыршылары утлары балкыды, аналар балаларына Раштуаның килеп чыгуын һәм мәгънәсен аңлаттылар.
.
Это ли не чудо - Рождество?
И души и сердца - торжество!
Иисус с любовью к нам пришел,
Чтобы каждый истину нашел.
Свет надежды озарит сердца,
Славит мир Великого Творца!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев