Лаеш районында юл эшләре дәвам итә
Юл капламнары тигезләнә. Асфальт республика һәм Россия әһәмиятендәге трассаларда гына яңартылмый. Лаеш районы территориясендә юл капламын масштаблы яңарту, шулай ук чокыр-чакырларны ремонтлау дәвам итә. Һава торышы яхшы торган һәр сәгать файдаланыла. Татар Сараланы тирәсенә күп санлы махсуслашкан юл техникасы тупланган. Лаештан Казан-Оренбург трассасына борылыштан 25 Октябрь исемендәге поселок борылышына кадәр...
Юл капламнары тигезләнә. Асфальт республика һәм Россия әһәмиятендәге трассаларда гына яңартылмый. Лаеш районы территориясендә юл капламын масштаблы яңарту, шулай ук чокыр-чакырларны ремонтлау дәвам итә.
Һава торышы яхшы торган һәр сәгать файдаланыла. Татар Сараланы тирәсенә күп санлы махсуслашкан юл техникасы тупланган. Лаештан Казан-Оренбург трассасына борылыштан 25 Октябрь исемендәге поселок борылышына кадәр участокта юлны тәртипкә китерделәр. Бутыри авылы янында тукталыш павильоны төзеләчәк урын бүленгән һәм вак таш белән капланган. Кызгылт-сары жилет кигән кешеләргә кызу, ә без аларга җиңел булмаган һәм бар кешегә кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев