Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш сатучысы угрыга каршы тора алган

Лаеш читендәге кечерәк кибеттә шау-шу кубарган вакыйга була. Төгәл итеп әйткәндә, 17 сәгать 30 минутта билгесез ир сәүдә залына керә һәм корал белән куркытып кассадан акча даулый. Көтелмәгән хәлдә җинаятьчегә каршы тора алган кыю ханым - вакыйгада катнашучы сөйли. -Мин прилавка артында тора идем, тәрәзәдән камуфляж кием һәм маска кигән...

Лаеш читендәге кечерәк кибеттә шау-шу кубарган вакыйга була. Төгәл итеп әйткәндә, 17 сәгать 30 минутта билгесез ир сәүдә залына керә һәм корал белән куркытып кассадан акча даулый.

Көтелмәгән хәлдә җинаятьчегә каршы тора алган кыю ханым - вакыйгада катнашучы сөйли.

-Мин прилавка артында тора идем, тәрәзәдән камуфляж кием һәм маска кигән ирне күрдем. Нинди маскарад, нинди шаяру, дип әйттем дә әле. Ә ул кибеткә керде һәм туры миңа килде. Пистолетын төбәде һәм: " Акчаларыңны бир", - дип кычкырды. Илсөяр Сөнгатуллина әле дә шул вакыйга тәэсирендә. - Акчаларны тапшырдык инде, дип җавап бирдем. Аңа буш диярлек кассаны күрсәттем. Шул чакта ярдәмче бүлмәдән хезмәттәшем Алсу Фазлыева чыкты. Угры аңа таба борылды, пистолеттан атты һәм кире кереп китәргә боерды. Ә мин: "Алсу, хәвефле кнопкага бас! Полиция чакыр!", - дип кычкырдым.

Моны ишеткән җинаятьче югалып кала, ишектән чыгып янәшәдәге урманга кача. Сатучылар бик куркалар. Хокук саклау хезмәткәрләрен чакыру үтенеченең җинаятьчегә ничек тәэсир итүен берәү дә белми бит. Бәхеткә каршы, барысы яхшы, корбаннар юк.

Куркытып талау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла.

-Моңа кадәр бу кибет ягына барган ирне күргән шаһит табылды. Аның күрсәтмәләре буенча без шикле тоелган кешенең кыяфәтен беләбез, - дип зур күзле яшь кешенең портретын күрсәтте оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары Айрат Галиев. - Күрер күзгә аңа 30-35 яшь, буе - 180-185 см, ябык. Башлыклы яшел төстәге (тетрис) таплы камуфляж киемдә. Курткасы замоклы, күзләр һәм авыз өчен уемнары булган кара төстәге бәйләнгән башлыктан (Балаклава). Кулында көрән материядән тегелгән сумка (полимер пакет кебек). Аның өске һәм аскы өлешендә кызыл полосалар.

Күргән кешеләр сүзләре буенча, һөҗүм итүче бу җинаятькә беренче мәртәбә барганга охшый. Аны моңа нәрсә этәргән, билгесез.

-Без аны һичшиксез табачакбыз, - диде Айрат Маратович. - Гаебен танып үзе полициягә килсә яхшы булачак. Бу кешенең үкенүен күрсәтә. Суд моны исәпкә алачак. Бәлки аның гаебен йомшартучы сәбәпләр дә бардыр.

Җинаятьчене эзлиләр. Ә сез ул кергән икенче ишек сезнеке булмас дип гарантия бирә аласызмы? Бу җинаять турында берәр нәрсә белсәгез, шикле тоелган кеше хакында мәгълүматыгыз булса, Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегенә шушы телефоннар буенча хәбәр итегез: 8 (84378) 2-55-41, 8 (8843) 29-12-932 яки 8-927-034-55-54.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район