Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешның мәктәп укучылары һөнәр сайлау юлында

Лаеш һәм Столбище урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һөнәр сайлау кысаларында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булдылар. Анда бару "Лаеш РГВО" ДБУ начальнигы Олег Портнов ярдәмендә оештырылды. Укучыларны ветберләшмә начальнигы урынбасары Рәзинә Фаязова һәм Столбище мәктәбе укытучысы Анна Әхмәдиева озата барды. Лаеш районы делегациясе академиянең төп бинасында, зоология...

Лаеш һәм Столбище урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һөнәр сайлау кысаларында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булдылар.

Анда бару "Лаеш РГВО" ДБУ начальнигы Олег Портнов ярдәмендә оештырылды. Укучыларны ветберләшмә начальнигы урынбасары Рәзинә Фаязова һәм Столбище мәктәбе укытучысы Анна Әхмәдиева озата барды.

Лаеш районы делегациясе академиянең төп бинасында, зоология һәм тарих музейларында, дәвалау-консультация үзәгендә булдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын академия тарихы белән таныштырдылар, аларга аудиторияләрне күрсәттеләр. Булачак абитуриентлар бик теләп студентлар ашханәсендә төшке аштан авыз иттеләр.

Лаеш районы ветеринария хезмәте белгечләр белән билгеле бер кыенлыклар кичерә. Шуңа күрә авыл өчен кадрлар әзерләүче Казан вузына баруны оештыручылар үз алларына билгеле бер максат куйдылар. Алар үсмерләрдә ветеринария табибы эше турында күзаллау формалаштырырга, эшче һөнәрләренә карата кызыксыну уятырга һәм ветеринария белгече эшенең никадәр абруйлы булуын күрсәтергә омтылдылар. Ә ахыр чиктә исә - авылга квалификацияле кадрлар җәлеп итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район профориентация

2
X