Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта яңа хәрәкәтнең беренче катнашучылары барлыкка килде

Яңа уку елының беренче көнендә Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 30 укучысы Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кушылды. "Россия мәктәп укучылары" (РДШ) гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-үсмерләр оешмасы 2015 елның 29 октябрендә Россия Президенты Указы белән булдырыла. РДШның оештыру җыелышы 2016 елның 28 мартында була. Рәис итеп Россия Федерациясе Герое,...

Яңа уку елының беренче көнендә Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 30 укучысы Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кушылды.

"Россия мәктәп укучылары" (РДШ) гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-үсмерләр оешмасы 2015 елның 29 октябрендә Россия Президенты Указы белән булдырыла. РДШның оештыру җыелышы 2016 елның 28 мартында була. Рәис итеп Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт Сергей Рязанский сайлана. Яңа оешманың бурычы шуннан гыйбарәт: һәр мәктәп укучысы үз талантларын ача, үз иленең лаеклы гражданы һәм патриоты була алсын. Хәрәкәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре - шәхеснең иҗади үсеше, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, волонтерлыкны киңәйтү һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү.

Лаешның 2 нче мәктәбе Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә яңа оешма ячейкалары булдыру буенча пилот проектка керде. Әлеге мәктәп укучылары Лаеш районында беренчеләрдән булып РДШ сафларына керделәр. Тантаналы линейкада 6 дан 11 сыйныфка кадәрге укучылар - уку отличниклары, активистлар, спортчылар - гадел, намуслы, зыялы, җаваплы булырга һәм үз Ватаннарын яратырга ант иттеләр. Аерып торучы билгеләр - РДШ символикасы булган галстукларны - балалар-үсмерләр хәрәкәтенең яңа катнашучыларына Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм районның мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Любовь Харитонова бәйләде.

Әле күптән түгел генә барлыкка килүенә карамастан, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте укучылар арасында популярлык казана бара. РДШ үсеп килүче буынга тормышта яңа биеклекләргә ирешүдә ярдәм итәргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X