Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Автомат та сүтеп җыялар, төз дә аталар

Ватанпәрвәр булып тумыйлар, ә булалар. Имәнкискә урта мәктәбендә патриотик тәрбия "Тормыш иминлеге нигезләре" кабинетыннан башлана.

Монда укучыларны кызыксындыру өчен барлык шартлар тудырылган: мультимедиа интерактив такта урнаштырылган, хәрби формалар һәм Калашников автоматы муляжы бар. Дәресләрдән соң өлкән сыйныф укучылары "Төз ат" түгәрәгенә йөриләр, аны тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Радик Шәймөхәммәтов алып бара. Мәктәп балалары автоматны вакытка сүтү һәм җыюны аеруча яраталар.

-Бу миңа кирәк булачак, чөнки мәктәп тәмамлагач армия хезмәтенә барам,-дип сөйли унынчы сыйныф укучысы Ринал Маликов.

Педагоглар Ватан тарихы белән кызыксынуны арттыру өчен эшнең төрле формаларыннан файдаланалар:конкурслар, экскурсияләр, тематик дәресләр. Балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләгән музей берничә дистә ел эшләп килә. Яз көне мәктәптә Имәнкискә, Сокуры, Урта Девятово, Татар Янтыгы һәм Кече Елганың 10 сыйныф малайлары өчен кыр җыеннары үтә. 2012 елда Имәнкискә мәктәбе "Дәресләрдән соң мәктәп" республика бәйгесендә "Патриотик тәрбия бирү" проекты өчен бер миллион сумлык грантка ия булды. Бу акчаларга спорт мәйданчыгы алганнар, анда хоккей, баскетбол һәм волейбол уйнарга була, спорт кирәк-яраклары булдырганнар.

23 февральдә гадәт буенча "Җыр белән сафта йөрү" бәйгесе үтә. Мәктәп укучылары маршта чын солдатлар кебек йөриләр. Безнең балалар командасы "Ягез әле, егетләре!" район ярышларында катнаша һәм призлы урыннар ала,-дип горурланып сөйли мәктәп директоры Алия Шәймөхәммәтова.-Быел тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиадада Алина Габдуллина һәм Ринал Маликов беренче һәм икенче урыннарны яуладылар.

Менә нинди алар, Имәнкискә ватанпәрвәрләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Именьково патриотизм