ҖИР УЧАСТОКЛАРЫН ЗАКОНСЫЗ ТӨСТӘ РӘСМИЛӘШТЕРГӘННӘР
Хәзерге вакытта Татарстанда авыл җирлекләре башлыкларының ялган белешмәләр бирү очраклары ачыкланган.
Кызганычка каршы, безнең район да моннан читтә калмаган. Вазифаи вәкаләтләрен арттырган һәм ялган документ ясаган өчен Биектау районара тикшерү бүлеге Лаеш муниципаль районының бер авыл җирлеге башлыгына карата җинаять эше кузгатты. "Башлык хуҗалык кенәгәсеннән гражданнар файдалануында җир участоклары булу турында ялган өземтәләр биргән", - дип хәбәр итә тикшерүче-криминалист Илдан Зартдинов. Шул нигездә алар законсыз төстә җир участокларын милеккә эшләткәннәр. Җирлек башлыгының законсыз гамәлләре дәүләткә зур суммада матди зыян китергән, шулай ук муниципаль җирләрне законсыз төстә милеккә бирүдә чагылган җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләре һәм хокуклары бозылган. Газета редакциясе бу эшне контрольдә тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев