Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Офицерлар корпусы – безнең армия терәге

Лаеш техник-икътисад техникумында һава-десант гаскәрләре ветераннарының яшьләр белән очрашуы булды. Тамашачылар залы икенче-өченче курс студентлары, Лаешның 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназиясенең тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары белән шыгрым тулы иде. Татарстан хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев яшь тыңлаучыларга "әдәпле, әмма көчле" армия турында сөйләде. -Безнең илебез беркайчан...

Лаеш техник-икътисад техникумында һава-десант гаскәрләре ветераннарының яшьләр белән очрашуы булды.

Тамашачылар залы икенче-өченче курс студентлары, Лаешның 2 нче мәктәбе һәм 1 нче гимназиясенең тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары белән шыгрым тулы иде.

Татарстан хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев яшь тыңлаучыларга "әдәпле, әмма көчле" армия турында сөйләде.

-Безнең илебез беркайчан да басып алу сугышлары башламады һәм аларда катнашмады, - диде ул, - ә менә сакланырга безгә бер генә туры килмәде. Һәм без, армия һәм флот, моны эшли беләбез.

Александр Юрьевич сүзләре буенча, дөньяның теләсә кайсы армиясе нигезен аның офицерлар корпусы тәшкил итә. Профессиональ армиядә югары квалификацияле кадрлар булырга тиеш.

-Хәрби эш башка гражданнар белгечлегеннән күпкә югарырак дәрәҗәдәге белемнәр таләп итә, - дип ассызыклады Александр Афанасьев.

Югары һәм урта хәрби белем бирү учреждениеләрендә алынган белем киләчәктә Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә дә, эшчәнлекнең теләсә нинди гражданнар тармагында эшләргә дә мөмкинлек бирә. Әмма хәрби хезмәт карьера үсешендә, матди тотрыклылыкта һәм хәрби хезмәткәрләр белән аларның гаилә әгъзаларының социаль гарантияләрендә кайбер өстенлекләргә ия.

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Дина Фадеева залга җыелганнарны икенче кунак белән таныштырды:

-Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинградны яклаган, Венаны штурмлауда катнашкан, ВДВ ветераны, быел ике тапкыр парашют белән сикергән гвардия сержанты Клетнев Павел Кузьмич!

90 яшьлек ветеранның башкарган гамәлләрен санаганда зал һаман саен көчлерәк кул чапты. Россиянең мактаулы десантчысын тәкъдим итү көчле алкышлар белән төгәлләнде.

Якташыбыз Имәнкискәдән ерак булмаган Рогозино авылында туган. Озын буйлы, төз гәүдәле Павел Кузьмич яшь тамашачыларны ихластан һәм җылы сәламләде. Бөек Ватан сугышында катнашуы турында горурлык белән сөйләде. Егетләрне хәрби хезмәттән качмаска, ә намус белән кирәкле вакытларын һәм көчләрен Ватанга хезмәткә бирергә чакырды.

Картаюны белмәгән ветеранны сәхнәдә Казан шәһәре кадетлар мәктәбенең "Яшь десантчы" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе, ВДВ ветераны Тәлгать Камалиев алыштырды.

Ул олы яшьтә дә үзләренең искиткеч спорт формасы һәм хәрби ыспайлыгы белән мактана алучы ветераннарга тигезләнүнең яшьләр өчен ничек мөһим икәнлеген ассызыклады. Тәлгать Фәрит улы спорт әзерлегенә күбрәк игътибар бирергә өндәде, чөнки ул абитуриентларның хәрби белем бирү учреждениеләренә керү шансын шактый арттыра.

Укучылар һәм студентлар һава һөҗүменнән саклану хәрби академиясе турында фильмны кызыксынып карадылар. Экран аша академия курсантлары үз тәэсирләре белән уртаклашты. Аудиторияләрнең заманча техник җиһазлануы соклану уята. Курсантларның буш вакыты шактый төрлелеге белән аерылып тора: төрледән-төрле экскурсияләр, бал биюләре белән шөгыльләнү, спорт ярышлары һәм башка мавыктыргыч чаралар. Күзләрне экраннан алып булмый. Күргәннәре егетләрне хәрби академиягә укырга керү һәм киләчәк тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләү мөмкинлеге турында җитди уйланырга мәҗбүр итте.

Очрашу тәмамлангач та алар залдан чыгып китәргә ашыкмадылар. Сәхнәдән төшкән кунаклар яшьләр белән бик теләп фотога төштеләр. Күпләр ВДВ ветераннары белән янәшә фотога төшүне дәрәҗәгә санады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ЛТЭТ военкомат