Полиция Кыш бабае бүләкләр таратты
Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрне тикшерүне гадәти булмаган форматта үткәрде. 4 гыйнвардан 15 енә кадәр мондый гаиләләргә полиция Кыш бабае, Кар кызы һәм КДНиЗП әгъзалары барды. Төрле костюмнар кигән Яңа ел персонажлары балаларга татлы бүләкләр тапшырды, комиссия әгъзалары үз карамакларындагыларның торак-көнкүреш...
Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрне тикшерүне гадәти булмаган форматта үткәрде.
4 гыйнвардан 15 енә кадәр мондый гаиләләргә полиция Кыш бабае, Кар кызы һәм КДНиЗП әгъзалары барды. Төрле костюмнар кигән Яңа ел персонажлары балаларга татлы бүләкләр тапшырды, комиссия әгъзалары үз карамакларындагыларның торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр. Аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек үтәлүе, балигъ булмаганнарның күзәтүсез калу очраклары булу-булмау, әти-әниләрнең алкогольле эчемлекләрне ни дәрәҗәдә еш куллануы кызыксындырды.
Рейдлар нәтиҗәләре буенча әти-әниләрнең балигъ булмаганнарны тәрбияләү, укыту, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларын үтәмәве яки җитәрлек дәрәҗәдә үтәмәве өчен өч административ беркетмә төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев