Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Помидор урынына – киндер

2014 елның гыйнварыннан Лаеш районы территориясендә составында наркотик булган үсемлекләрне законсыз үстерүнең ике факты теркәлгән. Шушы көннәрдә Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре ("Столбище" полиция бүлеге) Усады авылында яшәүчене тоткарлыйлар, ул үз теплицасында сәнәгать масштабында киндер үсемлекнең 1090 нан артык куагын һәм 400 граммнан артык киптерелгән...

2014 елның гыйнварыннан Лаеш районы территориясендә составында наркотик булган үсемлекләрне законсыз үстерүнең ике факты теркәлгән.

Шушы көннәрдә Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре ("Столбище" полиция бүлеге) Усады авылында яшәүчене тоткарлыйлар, ул үз теплицасында сәнәгать масштабында киндер үсемлекнең 1090 нан артык куагын һәм 400 граммнан артык киптерелгән яфракларын алганнар.

-Җинаять эше кузгату өчен сигез куакта җитә. Ә монда - тулы бер плантация! - дип аңлатма бирә оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Айрат Галиев. - Аны үстергән һәм саклаган өчен РФ җинаять кодексының төрле маддәләре каралган. Хәзерге вакытта әлеге граждан тоткарланган. Аңа 10 елга кадәр төрмәгә ябу рәвешендә җәза яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев