Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Прокурор урынбасары ришвәт алудан баш тарткан

Быел җәй 300 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән Артур Хәйретдинов тиздән суд каршына басачак. Бар кеше дә сатыла һәм сатып алына дип ышанган эшмәкәр, Лаеш районы прокурор урынбасары Алексей Парамоновка шактый төшемле эштә партнер булырга тәкъдим ясаган. Мөгаен, эшмәкәр вакыйгаларның ике генә юлдан китү мөмкинлегенә өметләнгәндер, я прокурор урынбасары...

Быел җәй 300 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән Артур Хәйретдинов тиздән суд каршына басачак.
Бар кеше дә сатыла һәм сатып алына дип ышанган эшмәкәр, Лаеш районы прокурор урынбасары Алексей Парамоновка
шактый төшемле эштә партнер булырга тәкъдим ясаган. Мөгаен, эшмәкәр вакыйгаларның ике генә юлдан китү мөмкинлегенә
өметләнгәндер, я прокурор урынбасары акчадан баш тарта, яки ала. Күп акча алып Алексей Парамонов белән очрашуга
барганда ул өченче вариант барлыгын күз алдына да китермәгәндер.Тикшерү версиясе буенча, атасы район эре хуҗалыкларының берсенә җитәкчелек иткән Артур Хәйретдинов шактый табышлы эш белән шөгыльләнгән: йөк төягеч яллап эшмәкәрләргә кара туфрак сатып алырга тәкъдим иткән. Шул ук вакытта аларны барысы да за-
кон нигезендә эшләнүенә ышандырган. Шул рәвешле район җирләрендә уңдырышлы туфрак катламы җимерелгән.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре техниканы озак вакытка тоткарлап, административ тикшерү башлап, законсыз бизнеска бер генә тапкыр аяк чалмыйлар. Артур Хәйретдинов җитди чы-
гымнарга дучар була,шуңа күрә эшне яхшылык
белән җайларга уйлый. Ул прокурор урынбасарына техниканы "арест астыннан" чыгару һәм аңа тынычлап "эшләү" мөмкинлеге өчен "рәхмәт" турында бер-ике генә ишарә ясамый. Ниһаять, прокуратураның нинди дә булса гамәл кылмавы өчен ачыктан-ачык айга 300 мең сум акча тәкъдим итә.
-Мин бу турыда прокурорга җиткерергә тиеш, - вазифаи затның әлеге сүзләре ришвәт бирүче тарафыннан партнерлыкка ризалык буларак кабул ителә.Ә аннан соң вакыйгалар детективтагы кебек үсеш ала. Лаеш кафеларының берсендә видео-
һәм аудиотыңлау оештырыла. Ришвәт бирүче акча салынган пакетны чыгаруга аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.Нәрсә булганын аңлап Артур Хәйретдинов тынычсызлана башлый.Аның куллары калтыравы сизелә. Ләкин хәтта шул
вакытта да ул әлеге мәсьәләне ничек тә булса хәл итәргә омтыла:"Егетләр, бәлки киле-
шербез?"Суд эшне һәр яклап өйрәнер һәм гадел карар
чыгарыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев