Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Резедә Сафина «Автоледи»да икенче тапкыр җиңде

Хатын-кызлар арасында «Автоледи-2021» республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабында лаеклы команда җыелды.

Фотоны Гөлшат Зәйнуллина бирде

Конкурста алты автоледи катнашты. Жюри арасында Лаеш районы ЭЭБнең ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук күптән түгел лаеклы ялга чыккан Мөдәррис Газизуллин, дәүләт техник күзәтчелек станциясе контролеры Линар Сәфәргалиев һәм ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина бар иде.

Беренче этап, гадәттәгечә, ДОСААФта үтте, анда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Икенчесе - мәйданда. Конкурсантларга җанатарлар – олылар һәм балалар көч биреп торды. Автоледиларның ничек дулкынлануы күренә иде. Резедә Сафинадан кала аларның һәркайсы борчылды, «Автоледи»да беренче тапкыр катнашучылар - барысы да. Әмма, руль артына утыргач, бөтен игътибарны туплый алдылар.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Резедә Сафина (40 балл), балалар бакчасы тәрбиячесе. Икенче тапкыр җиңүче булды һәм Лаеш районы данын республикада яклаячак. Барлык этапларда да иң күп балл җыйды.

2 урын - Светлана Никифорова (38 балл).

3 урын – Каипыдан Люция Фазлетдинова (36 балл), балалар бакчасы мөдире.

Призерларның балларда аермасы нибары 2 очко. Бу көндәшлекнең җитди булуы турында сөйли.

Бүләкләү тантанасы мәйданда узды. Резедә Сафинага – навигатор, Светлана Никифоровага – видеорегистратор, Люция Фазлетдиновага - парктроник тапшырылды. Барлык призерлар да кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде. Башка катнашучылар да бүләксез калмады. Алар өйләренә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән кайтып киттеләр.

Ә хәзер бераз тарих. «Автоледи» конкурсының район этабында җиңүчеләрнең исемнәрен искә төшерик.

2010 ел - Татьяна Гончарова,

2012 ел – Тамилә Наумова,

2015 ел - Розалия Хәбибуллина,

2016 ел – Чулпан Сидорова,

2017 ел - Айгөл Хәсбиева,

2018 ел - Мария Хәбибуллина,

2019 ел - Резедә Сафина,

2020 ел - Анна Бохон,

2021 ел - Резедә Сафина.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, хатын-кызлар арасында беренче машина йөртү осталыгы ярышларының кайчан узуын Татьяна Гончарова хәбәр итте. Ул беренче тапкыр «Автоледи» конкурсының 2010 елның мартында Лаеш районы Башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге инициативасы белән оештырылуын искә төшерде. Анда Татьяна беренче урын яулый. Без аңа машина йөртү осталыгының район конкурсы тарихы турындагы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев