Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рөхсәтсез төзү - кыйммәткә төшә

Безнең шәһәр йортлар һәм дачалар төзү мәсьәләсендә бик тә җәлеп итә һәм Казанда яшәүчеләрнең генә түгел, Россиянең күп шәһәрләре кешеләренең дә кызыксынуын уята. Без соңгы биш елда Лаешның төзекләндерелүе, аның тышкы күренеше, инфраструктурасының берничә тапкырга яхшыруын бер генә билгеләмәдек. Кама ярындагы күләме буенча зур булмаган, әмма әһәмияте буенча зур булган...

Безнең шәһәр йортлар һәм дачалар төзү мәсьәләсендә бик тә җәлеп итә һәм Казанда яшәүчеләрнең генә түгел, Россиянең күп шәһәрләре кешеләренең дә кызыксынуын уята. Без соңгы биш елда Лаешның төзекләндерелүе, аның тышкы күренеше, инфраструктурасының берничә тапкырга яхшыруын бер генә билгеләмәдек. Кама ярындагы күләме буенча зур булмаган, әмма әһәмияте буенча зур булган бу шәһәрчек күп гражданнарның хыялына әйләнде. Һәм алар хыялларын тормышка ашырырга тырышалар, ләкин берәүләр законлы төстә, ә икенчеләре - юк.

2015 елның 1 сентябреннән яңа закон көчкә керде, анда болай дип билгеләнгән: "Билгеләнгән тәртиптә бирелмәгән җир участогында, яки рөхсәт ителгән файдалану төре анда әлеге объект төзүне рөхсәт итмәгән җир участогында яисә кирәкле рөхсәт алмыйча яки шәһәр төзелеше һәм төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен бозып төзелгән, булдырылган биналар яки башка корылмалар рөхсәтсез төзелгән дип санала".

Һәм бу тикмәгә түгел. Соңгы вакытта рөхсәтсез төзелешләр саны куркыныч төстә үсә. Гражданнар үзләренең теләкләре буенча гомуми файдалану территорияләрендә законсыз төстә гаражлар һәм биналар төзеп, коймалар тотып кына калмыйлар, хәтта йортлар да салалар. Күрәсең, алар төзелеш өчен рөхсәт алуны үз дәрәҗәләреннән түбән дип саныйлар. Үзләрен "бөек архитектор" дип хис итеп, алар йортлар салалар, ә бераз вакыт үткәч ул йортларның нигезе һәм стеналары ярыла башлый. Ә бу инде төзегән кешенең генә түгел, ә аның әйләнә-тирәсендәге күршеләрнең дә иминлеге.

Лаеш шәһәре башкарма комитеты тарафыннан тиешле рөхсәттән башка төзелүче күчемсез милек объектларын ачыклау буенча эш оештырылган. Шәһәр территориясен тикшерүләр үткәрелгән һәм 37 адрес буенча торак йортлар төзелеше ачыкланган. Районның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегеннән соратуга җавап нигезендә шул билгеләнгән: аларның 12се төзелешкә рөхсәт алу өчен мөрәҗәгать итмәгән. Бу аларның корылмаларында рөхсәтсез төзелеш билгесе барлыгын күрсәтә.

Шуны әйтү урынлы булыр: мондый "төзүчеләр" өчен штрафлар кечкенә түгел. Мәсәлән, билгеләнгән төзелеш тәртибен бозган өчен, РФ КоАПның 9.5 маддәсенә ярашлы төстә, гражданнарга 2000 нән 5000 сумга кадәр, юридик затларга 500000 нән 1 миллион сумга кадәр административ штраф каралган. Моннан тыш, Лаеш шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гаеплеләрне, административ хокук бозулар турындагы ТР Кодексына ярашлы төстә, административ җаваплылыкка тартачаклар. Әлеге чаралар ваемсыз төзүчегә карата төзелешне легальләштергәнчегә кадәр билгеле бер даимилектә кулланылачак.

Нәтиҗәдә: үз акчаларыңны һәм нервларыңны куркыныч астына куярга кирәкми. Бары тик төзелешкә рөхсәт алырга гына кирәк, җитмәсә бушлай...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево самовольное строительство